

Моннан 20-25 ел элек ясалма зиһен күпләр өчен фантастика булып тоела иде. Шул хакта кинолар караганда шаккатып, кемнәр моны уйлап чыгара икән дип аптырый идек. Ә бүген килеп ул безнең көндәлек тормышыбызның бер өлешенә әйләнде. Хәзер ясалма зиһен технологияләре мәгариф һәм медицинадан алып транспорт һәм сәнәгатькә кадәр төрле өлкәләрдә актив кулланыла башлады.
Әлбәттә, һәр яңалыкны бераз шикләнеп, хәвефләнеп кабул итәргә күнеккәнбез. Чөнки, сер түгел, яңалыкның барысы да уңай гына үзгәрешләр алып килми. Әле дә күпләр ясалма акыл кешеләрне хезмәт базарыннан кысрыклап чыгарырга мөмкин дип фараз кыла. Әмма экспертлар ясалма зиһеннең төп бурычы – ул кешенең ярдәмчесе булырга, аны иң авыр эшләрдән азат итеп, иҗат һәм үсеше өчен вакытын бушатырга тиеш дип ышандыра. Мәсәлән, эре шәһәрләрдә акыллы системалар транспорт агымнары белән идарә итә, бөкеләрне киметә һәм экологияне яхшырта. Әмма шуны истә тотарга кирәк – һәр нәрсә кешенең үзеннән тора. Шуңа ясалма зиһенне дә акыл һәм җаваплылык белән кулланырга кирәк дип кисәтә белгечләр.
“Ут һәм кылыч белән”
Бу атнада республикада да шул турында җитди сөйләшү булды. Атап әйткәндә, 19 май көнне Уфада Вузара студентлар кампусының Геном үзәгендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада ясалма зиһен кертү буенча стратегик сессия уздырды.
Ясалма зиһен төбәкнең барлык тармакларына да кертелергә тиеш дигән бурыч куйды ул. Мондый технологияләрне икътисадка, социаль өлкәгә һәм дәүләт идарәсенә системалы рәвештә кертүнең мөһимлеген билгеләде.
– Ясалма интеллект киләчәк технологиясе булудан туктады һәм ул төбәкләрнең конкурентлыкка сәләтлегенең мөһим инструментына әверелде. Я без бу өлкәдә эшлибез һәм уңышка ирешәбез, я шактый артта калабыз, – диде Радий Фәрит улы.
Ул бүгенге үзгәрешләргә каршы тору яки алардан котылу мөмкин түгел, бигрәк тә дәүләт идарәсе системасы замана белән бергә атларга тиеш дип, бу юнәлештә ныклы эшләү кирәклегенә басым ясады.
– Без катгый һәм системалы эш итәргә ниятлибез. Ясалма зиһенне ут һәм кылыч белән кертәчәкбез, – диде Башкортстан Башлыгы. Ул министрлыкларга һәм ведомстволарга ясалма зиһен кертүнең конкрет юнәлешләрен билгеләргә, цифрлы үзгәрешнең программаларын тәкъдим итәргә кушты.
– Тагын бер бурыч – җәмгыятьнең ясалма зиһенгә ышанычын булдыру һәм аның тормышчан файдасын аңлату. Кешеләр яңа технологияләрдән курыкмаска, ә аларның асылын һәм, иң мөһиме, куллануның кирәклеген аңларга тиеш. Кешеләрдә ясалма акыл турында күзаллаулар “Терминатор” фильмындагы кебек. Әле һаман “ясалма зиһен явызлыкмы яки түгелме?” дигән бәхәсләр бара. Мин, гомумән, бу темага бәхәс куертмаска, ә аның безгә ни өчен кирәк булуына игътибарны юнәлтергә тәкъдим итәм, – дип тә өстәде республика Башлыгы.
“Нульдән башламыйбыз”
Ясалма акылның ни өчен кирәклеген раслаучы дәлилләр шактый җитәрлек бүген. Ни дисәң дә, Башкортстанның бу өлкәдә бераз тәҗрибәсе бар.
– Без “нульдән” башламаячакбыз, республиканың ныклы базасы бар. Әйтик, медицинада ясалма зиһен лаборатор диагностикада, КТ, МРТ, рентген сурәтләрен анализлауда һәм Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылган “Цифрлы ФАП” проектында кулланыла. Сәнәгатьтә ул – скважиналарны һәм авиация детальләрен җитештерүнең төгәллеген контрольдә тоту өчен, ә авыл хуҗалыгында процессларны автоматлаштыру һәм аналитика өчен кулланыла, – диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров аерым мисалларга да тукталды. Шушы көннәрдә ул Уфаның 13нче шәһәр клиник дәваханәсендә үзәкләштерелгән лабораториядәге трек автоматлаштырылган линиясендә булган.
– Монда пробиркалар лаборатор тикшеренүләр өчен анализаторларга автоматлаштырылган система ярдәмендә бүленә. Бу җитештерүчәнлекне арттыру, хаталар ихтималын киметү һәм тикшеренүләрнең сыйфатын контрольдә тоту мөмкинлеген бирә. Бүгенге көндә ул – Идел буе федераль округы төбәкләрендә мондый төрдәге бердәнбер трек системасы.
Тагын бер мисал. “Башнефть”нең “Цифрлы ятма” программасы тирән җир астындагы процессларны реаль вакытта күрергә мөмкинлек бирә. Нейрочелтәрләр, ятманы фаразлап, кеше ирешә алмаслык тизлек белән мәгълүматны эшкәртә. 8 меңнән артык скважина шундый система белән идарә ителә дә инде. УМПОда ясалма интеллект авиадвигатель детальләренең сыйфатын контрольдә тота. Хата бәясе бик югары булган җирдә машина кеше факторына юл куймый, – дип бәян итте Радий Хәбиров.
Төбәк башлыгы фикеренчә, ясалма зиһен һәр һөнәрдә яхшы ярдәмче була ала. Ул безнең табибларга, укытучыларга, идарәчеләргә, белгечләргә вакытны янга калдырырга, эшнең сыйфатын күтәрергә, шулай ук бюрократиядән һәм мәшәкатьләрдән арындырырга, хезмәт күрсәтүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.
Яңа Совет, яңа җитәкче
Стратегик сессия вакытында Радий Фәрит улы Башкортстанда Цифрлы үсеш һәм ясалма зиһен технологияләрен кертү буенча совет төзү турындагы указга кул куйды.
Янә бер яңалык: республикада ясалма зиһен юнәлешен контрольдә тотучы аерым вазифа булдырылды. Бу вазифага ясалма интеллект өлкәсендә күп кенә федераль инициативалар һәм программаларны җитәкләгән тәҗрибәле эксперт Олег Александрович Ли билгеләнде. “Республика Хөкүмәтенә яңа премьер-министр урынбасары килә, ул ясалма зиһен кертү һәм бу мәсьәләләрдә ведомстволарны координацияләү өчен җавап бирәчәк”, – дип таныштырды төбәк җитәкчесе.
Олег Ли, үз чиратында, республика икътисадына, мәгарифкә һәм дәүләт идарәсе системасына ясалма зиһен кертүнең өстенлекләрен, хәвефләрен, механизмнарын бәян итте.
– Ясалма интеллектның дөнья базары моңарчы күрелмәгән тизлек белән үсә. Технологияләр һәр ай саен диярлек кулланырлык була бара. Мондый технологияләрне кулланучы яисә кулланырга ниятләүче предприятиеләргә аерым игътибар биреп, ярдәм чараларын җайга салу бик мөһим. Дәүләт идарәсе системасы төбәктә ясалма акыл үсешенең төп драйверларының берсе булырга тиеш, – диде ул.
Якын киләчәктә
Ясалма зиһен – ул ерак киләчәк түгел, ә без инде эш итә торган чынбарлык. Шуңа бу өлкәдә белгечләр әзерләү дә төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Бу уңайдан Башкортстанның Фән һәм югары белем бирү буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Мостафина әйтүенчә, республиканың барлык университетлары да диярлек ясалма зиһен буенча кадрлар әзерләүдә катнаша. 2026 елда безнең югары уку йортлары мәгълүмат технологияләре һәм ясалма интеллект өлкәсендә 1 558 белгеч чыгарачак.
Яшьләрнең замана мөмкинлегенә тартылуы куанычлы, ди төбәк җитәкчесе.
– Әгәр Русия Хөкүмәте программасы буенча алсак, иң күп стартапларны безнең югары уку йортлары, бигрәк тә Уфа фән һәм технологияләр университеты студентлары ала. Алар миллион сумга кадәр ала һәм үз идеяләрен тормышка ашыра. Әлбәттә, бу – әле беренче адымнар гына, әмма шушы кечкенә адымнардан соңыннан эре технологик компанияләр, галимнәр үсеп чыга. Бу очракта безнең бурыч – дәүләт энергиясен ясалма зиһен технологияләрен кертүгә ярдәм итүгә юнәлтү, – диде Радий Фәрит улы.
***
Ясалма зиһен журналистларны да алыштыра алырмы? Бүген каләм ияләрен борчыган бу сорауны Башкортстан Башлыгына да юлладылар.
– Фаразламаячакмын, әмма инде алыштыра дигән фактлар бар. Миңа калса, кешелек җәмгыяте ясалма зиһенне кирәк булмаган урынга, мәсәлән, шәхси тормышка кертүне кире кагачак, – дигән фикерен белдерде төбәк җитәкчесе.

