

Доминиканда яшәүче Аманда Бут Алькантара тузан, чәч, күкрәк сөте, кан һәм спермадан! бизәнү әйберләре ясап сатып акча эшли башлаган. Бу хакта «The Sun» басмасы яза. 36 яшьлек хатын-кыз балчыктан бизәнү әйберләрен терапия сыйфатында ясый башлавы турында сөйләгән, ләкин тиздән моның белән баю мөмкинлеген аңлап калган. Аның эшләнмәләренә ихтыяҗ булсын өчен, ул балчыкны төрле биологик сыеклыклар белән бутауны уйлап тапкан. Башта Алькантара кулоннар, алкалар һәм күкрәк сөте белән балдаклар ясый, бер заказ бирүче аңардан сперма белән бизәк ясарга да сораган!
«Мин партнерның спермасы белән нәрсә эшләп булуын, материалның вакыт узу белән үзен ничек тотуын һәм нинди дизайннар мөмкин булуын карау өчен эшләнмәләр ясадым», — ди ул.
Шуннан бирле Алькантара клиентларның теләсә нинди теләген үти. Хатын-кыз үзенең бизәнү әйберләренең сере белән махсус бүлешми, чөнки аның техникасын урларга мөмкиннәр дип курка...
Фото: gazeta.ru.