Бөек Ватан сугышында пилотсыз очкычлар булганмы?

Тарихка күз салсак, пилотсыз очкычларның барлыкка килүе шактый еракка барып тоташа.

https://aif.ru/https://aif.ru/
Фото:https://aif.ru/

Бүген пилотсыз очкычлар тормышка шулкадәр үтеп керде – алар турында ишетмәгән көн юк дияргә дә мөмкин. Ә бит махсус хәрби операция башланганчы сугыш барышы бу “тимер кошлар”га бәйле булыр, алар безнең баш очыннан очып йөрер дип күз алдына да китерми идек. Алар турында әллә ни белми дә идек. Шуңа дроннарны замана техникасы дип әйтәбез.

Ә тарихка күз салсак, аларның барлыкка килүе шактый еракка барып тоташа. Беренче пилотсыз очу аппаратлары XIX гасырда ук барлыкка килгән. 1849 елда австриялеләр Венецияне бомбага тоту өчен һава шарларын – заманасы өчен беренче пилотсыз җайланмаларны кулланган. 1898 елда Никола Тесла радиоидарәле беренче көймәне дөньяга күрсәтә, аны бүгенге дроннарның башлангыч үрнәге дияргә була. XX гасыр башында Америка инженеры Элмер Сперри аэропланнар өчен автопилот ясый, ә 1916 елда британияле Арчибальд Лоу радиоидарәле самолетларның берсен сынап карый. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында беренче хәрби пилотсыз очкычлар да барлыкка килә.

“Оча торган бомбалар”

Безнең илдә пилотсыз очу аппаратларын булдыру Бөекбритания һәм АКШка караганда соңрак башлана. Бу өлкәдә тәҗрибә булмаса да, Совет радиоэлектрон сәнәгате әллә ни үсешмәгән булса да, 1930нчы елларның беренче яртысында телеидарәле аппаратлар сынаулар үткәрү дәрәҗәсенә кадәр җиткерелә диелә тарихи тикшеренүләр һәм архив документларында. Экспериментлар өчен ТБ-1 һәм ТБ-3 авыр бомбардировщиклар сайланган. Чит илләрдәге кебек, СССРда да пилотсыз очкычларны башта эре стационар объектларны юк итү өчен “оча торган бомбалар” сыйфатында кулланырга планлаштырганнар. Эшләрнең инициаторы дип оборона наркомының беренче урынбасары маршал М.Н.Тухачевский санала. Ул башка илләрнең хәрби техника үсешен җентекләп күзәткән һәм төрле яңалыкларны актив куллану яклы булган. Радиоидарәле самолетларны эшләүне В.И. Бекаури җитәкчелегендәге Махсус техник бюрога (“Остехбюро”) тапшыралар. Беренче этапта автопилотлы һәм ике моторлы ТБ-1 бомбардировщигы сынала. Ул заманы өчен шактый зур йөк күтәрә алу һәм еракка очу мөмкинлегенә ия булган. Аны 1933 елның октябрендә Монинода сыный башлыйлар. Радиоидарәле самолетны һавага күтәрү ул чор аппаратурасы өчен нык катлаулы бурыч булганлыктан, бу эшне пилот башкара. Кирәкле биеклеккә күтәрелеп, “снаряд-самолетны” кирәкле юнәлешкә борганнан соң, пилот парашют белән сикерергә тиеш булган (Американың Икенче бөтендөнья сугышы барышында сыналган “оча торган бомбаларында” шундый схема кулланылган). Аннары самолет белән автопилот идарә итә башлаган, ә очыш юнәлеше һәм биеклеге әйдәп баручы самолеттан трансляцияләнгән командалар буенча үзгәртелгән.

Сынаулар вакытында автоматика ышанычсыз эшли: командалар дөрес үтми, ә аппаратура еш кына бөтенләй сафтан чыга һәм очучыга идарәне үз кулына алырга туры килә. Моннан тыш, кыйммәтле бомбардировщикның биремне үтәү барышында юкка чыгуына хәрбиләр ризасызлык белдерә. Шуңа алар бомбаларны дистанцион ыргыту системасын булдырырга һәм пилотсыз бомбардировщикны радиоидарә ярдәмендә үз аэродромына кайтару турында уйларга кушалар.

Алдагы этапта сынаулар өчен дүрт моторлы ТБ-3 бомбардировщигы алына. Монда максатка якынлашканда пилот парашют белән сикерми, ә ТБ-3 астына эленгән И-15 истребителенә күчеп утыра. ТБ-3 машинасына командалар идарә самолетыннан бирелә. Бу юлы да автопилот эшен һәм командаларны рульгә тапшыручы дистанцион идарә механизмнарын җайга салу иң зур проблема булып тора. 1934 елның июлендә һәм октябрендә сынаулар үткәрелә. Алар тәмамлангач, идарә итү аппаратурасын дистанцион идарә ителә торган ДБ-1 самолетында кулланырга булалар. Ул ерак очышлар өчен махсус проектланган күренекле машина була. Ләкин куллана башлагач, аның хәрби бурычлар өчен яраксыз булуы ачыклана. Шуңа 1937 елда Авиация сәнәгате халык комиссариаты, бу самолетларны пилотсыз очкычларга әйләндереп, алардан котылырга уйлый.

“Остехбюро” тәкъдим иткән яңа проектка ярашлы, ДБ-1 базасында төзелгән снаряд-очкычка әйдәп баручы самолеттан дистанцион идарә таләп ителми. Шартлаткыч төялгән самолет радиомаяк сигналлары буенча очарга һәм 1500 километрга кадәр дистанциядә эре объектларга һөҗүм ясарга тиеш була. Әмма 1937 ел ахырына кадәр идарә итүче аппаратураны тотрыклы эшләү хәленә җиткерә алмыйлар. Тухачевский һәм Бекаури, кулга алынып, атып үтерелгәннән соң, “Остехбюро”ны тараталар, ә сынауларда катнашкан өч бомбардировщикны мишень сыйфатында кулланганнар.

Шунысын әйтергә кирәк: сәяси репрессияләр чорында күп кенә перспективалы проектлар, шул исәптән пилотсыз авиация өлкәсендәге эшләнмәләр дә туктатылып кала, ә аларны булдыручылар еш кына репрессия корбаннары була.

Алай да СССРда дистанцион идарә ителә торган самолетлар булдыру эшләре бөтенләй тукталып калмый. Булган эшләнмәләрне 379нчы Тәҗрибә авиазаводына тапшыралар, кайсыбер белгечләр дә шунда күчә. 1938 елның ноябрендә Сталинград янындагы кыр аэродромында пилотсыз ТБ-1 сынаулар барышында 17 очыш һәм 22 утыру башкара. Бу дистанцион идарә аппаратурасының эшләргә сәләтле булуын раслый, әмма шул ук вакытта самолет кабинасында теләсә кайсы вакытта идарәне үз кулына алырга әзер пилот утырган.

Сыналганнар, әмма...

1940 елның гыйнварында Хезмәт һәм оборона советы карар чыгара, аның нигезендә радиоидарәле ТБ-3 “һава торпедалары” һәм махсус аппаратуралы команда самолетларыннан торган “хәрби тандем” булдыру күздә тотыла. Системаны эшләтү зур кыенлык белән бара. Алйа да 1942 ел башында радиоидарәле самолет-снарядлар хәрби сынаулар үткәрү өчен әзер була.

“Һава торпедасы” белән беренче һөҗүмне Мәскәүдән 210 километр ераклыкта урнашкан Вязьмадагы зур тимер юл узелына ясарга омтылып карыйлар. Әмма ул уңышсыз булып чыга, максатка якынлашкан вакытта идарә командаларының радиотапшыргыч антеннасына зенит снаряды кыйпылчыгы эләгә. Шуннан соң идарә югала һәм дүрт тонна шартлаткыч төялгән ТБ-3 немецларның тылына төшә. Икенче пар самолетлар, очып китәргә әзерләнгән күрше бомбардировщик шартлау сәбәпле, аэродромда яна.

Бу хәлләрдән соң, җитәкчелек хәрби самолетлар һәм югары квалификацияле белгечләр кискен җитмәгән вакытта шикле нәтиҗәле һәм катлаулы проектларга акча сарыф итүне кирәк дип тапмый. Шуңа сугыш шартларында ресурслар сыналган самолетларны, танклар һәм артиллерияне җитештерүгә юнәлтелә.

Күрүебезчә, Бөек Ватан сугышы елларында СССРда пилотсыз очкычлар уңай нәтиҗә китерә алмаган, әмма тупланган тәҗрибә сугыштан соңгы эшләнмәләр өчен беренче кирпечләрне сала. Нәтиҗәдә 1960-1970 елларда безнең ил разведка һәм һөҗүм өчен пилотсыз комплекслар өлкәсендә дөнья лидерлары рәтенә чыга.

СССР таркалганнан соң, финанслау булмау аркасында, Русиядә пилотсыз очкычлар эшләү туктатылды. Совет инженерларының һәм конструкторларының дистә еллар буе эшләгән хезмәте юкка чыкты, диярлек. Шуңа 2000 еллар башында БПЛА өлкәсендә дөнья лидерлары булып АКШ һәм Израиль торды.

Соңгы елларда Русиядә пилотсыз авиация үсеше – янә игътибар үзәгендә. Бүген һавада озак вакыт торырга сәләтле дрон-камикадзелар булдыруга өстенлек бирелә. Аларны Бөек Ватан сугышы чоры инженерларының хыялы – “оча торган бомбаларның” ерак токымы дияргә була.

Техника үсеше дә кешеләр язмышын хәтерләтә. Бүген махсус хәрби операциядә Бөек Ватан сугышы ветераннарының оныклары батырлыклар кыла. Ә күктә моннан 80-90 еллар элек сынала башлаган пилотсыз техника хакимлек итә...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас