«Әти паспортлары» тапшырмакчылар...

Илдә бала туганнан соң ир-атларга махсус «Әти паспорты» бирмәкче булалар.

«Әти паспортлары» тапшырмакчылар...«Әти паспортлары» тапшырмакчылар...
«Әти паспортлары» тапшырмакчылар...

Бу тәкъдим белән Владислав Гриб чыкты.

Аның фикеренчә, мондый документ яшь әтиләргә дәүләт ярдәме чараларын яхшырак аңларга һәм гаиләдәге җаваплылыкларын тоярга ярдәм итәчәк.

«Әти паспорты»нда: федераль, төбәк һәм муниципаль ташламалар турында мәгълүмат, бала сәламәтлеге буенча киңәшләр, тәрбия үзенчәлекләре, бала тапканнан соң хатын-кызга ярдәм итү турында файдалы киңәшләр урнаштырырга тәкъдим ителә. Инициатива әлегә фикер алышу стадиясендә. Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы вәкилләре фикеренчә, «Әти паспорты» ир-атларга үзләренең гаиләдәге ролен рәсми дәрәҗәдә әһәмиятле итеп тоярга ярдәм итә ала.

Мондый документны тантаналы шартларда тапшыру мөмкинлеге дә карала.

Фото: «Московский комсомолец», Наталья Губернаторова. 

«Әти паспортлары» тапшырмакчылар...
«Әти паспортлары» тапшырмакчылар...
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас