Караучысыз йөргән малларны хакимият ябып куйган

Сездә дә андый хәлләр буламы?

https://shedevrum.aihttps://shedevrum.ai
Фото:https://shedevrum.ai

Башкортстанның Әбҗәлил районы Аскар авылында җирле хакимият урамнардан караучысыз йөргән 13 сыерны ябып куйган. Бу хакта авыл хакимияте башлыгы Тимур Киреев үзе хәбәр иткән.

Хайваннарны хуҗаларына мәҗбүри бирка куйганнан соң гына кайтарганнар. Хәзер барысын да административ комиссиягә чакыралар.

“Тынычланырга кирәкми – рейдлар даими үткәреләчәк, караучысыз терлекләр игътибарга алыначак”, – дип кисәткән сельсовет җитәкчесе.

Ул авыл халкын сыерларны көтү мәсьәләсен хәл итәргә чакырган.

“Әлбәттә, безнең заманда көтүче табу бик кыен икәнен бик яхшы аңлыйм. Бу уңайдан бездә шөкер дияргә кирәк: Аскарда әле дүрт көтүче эшли. Ләкин әгәр сыерлар аз йөрсә, көтүчеләргә бу отышлы булмаячак, һәм алар иртәме-соңмы бу эшне ташлаячак, ә яңаларын табу бүген мөмкин түгел диярлек. Ул чакта чын тәртипсезлек башланачак: караучысыз калган терлекләр урамнарда йөриячәк, һәм аларга бәйле юл-транспорт һәлакәте хәвефе дә артачак.

Шуңа мин терлек асраучыларны малларын көтүгә куарга чакырам. Әлбәттә, бар кеше дә малын гомум көтүгә куарга теләми яки андый мөмкинлеге юк, һәм мондый очраклар өчен альтернативалар бар. Беренче вариант – электр көтүчесе. Икенче вариант – чира буенча көтү.

Бүген малларны законлы рәвештә көтү вариантлары җитәрлек. Ә менә “чыгарып җибәрәм дә онытам” варианты башка юк”, – дип мөрәҗәгать иткән социаль челтәрләр аша Аскар авылы хакимияте башлыгы.

Тимур Киреев караучысыз йөргән терлек өчен штраф аз түгел дип тә кисәткән.

“Штрафлар кесәгә сизелерлек сугачак, һәм, ахыр чиктә, малны көтүгә йөртүнең теләсә кайсы законлы вариантына караганда кыйммәтрәккә төшәргә мөмкин. Чөнки көтүче яллау да, электр көтүче дә, чиратлап көтү дә штраф һәм малларны тотып ябу хакын түләүгә караганда арзанрак чыгачак”, – ди ул.

Ә сезнең якта караучысыз йөргән маллар юкмы?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас