Уйланырга урын бар
30 Апреля , 06:54

Ул радиация үзәгендә йөргән

Кешеләрне коткару өчен үз гомерен куркыныч астына куйган ир-егет кем ул?

Ул радиация үзәгендә йөргәнУл радиация үзәгендә йөргән
Ул радиация үзәгендә йөргән

Кешеләрне коткару өчен үз гомерен куркыныч астына куйган ир-егет кем ул?

 

28 апрель көнне Олы Ык тамагы буе башкорт гимназиясенең филиалы булган Әләгәз урта мәктәбендә чын герой белән онытылмаслык очрашу узды!

"Туган якны өйрәнү" берләшмәсе җитәкчесе Минзилә Нәфыйкова 7 сыйныф укучылары янына кунакка Марсель Гыйндуллинны (1947 елда Бургаҗы авылында туган) чакырып, фәһемле очрашу уздырды.

Марсель Әбелкарам улы Чернобыль атом станциясендә авария нәтиҗәләрен бетерүче. Ул 1987 елда (март-май айларында) химразведка ротасында дозиметрчыы булып хезмәт итә. Марсель Гыйндуллин фаҗигә эпицентрында радиация дәрәҗәсен үлчәп, көн саен үз гомерен куркыныч астына куя.

Кыю кунак балалар белән очрашуда һәлакәт һәм үзенең авыр хезмәте турында фактлар белән уртаклашты: каты радиация шартларында үлчәүләр алып барырга, карарлар кабул итәргә һәм көн саен үз гомереңне куркыныч астына куярга туры килүе турыында сөйләде. Укучылар фаҗигәнең зурлыгы һәм ликвидаторлар түләгән бәя турында белделәр.

 Бүген Марсель Әбелкарам улы — «Чернобыль "Союзы" Мәчетле районы инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе.

Аның бүләкләре үзләре үк батырлык турында сөйли:

"Һәлак булучыларны коткарган өчен" медале (1998)

БР Мактау грамотасы (2011)

Салават Юлаев Ордены (2026)

Марсель Әбелкарам улы, каһарманлыгыгыз, яшь буынга күрсәткән батырлыгыгыз һәм үрнәгегез өчен зур рәхмәт! Тарихны саклыйбыз, геройларны хөрмәт итәбез.

 

 

Ул радиация үзәгендә йөргән
Ул радиация үзәгендә йөргән
Ул радиация үзәгендә йөргән
Ул радиация үзәгендә йөргән
Ул радиация үзәгендә йөргән
Ул радиация үзәгендә йөргән
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас