

Владимир Ленинның эшчәнлеге күп бәхәсләр уяткан кебек, аның биографиясе күп кенә кызыклы фактлар белән үрелгән. Туган көне уңаеннан шуларның берничәсен хәтергә төшереп үтик әле.
✔️ Владимир Ильич Ульянов 1870 елның 22 апрелендә Сембердә халык училищелары инспекторының күп балалы гаиләсендә дөньяга килгән. Бу – рәсми мәгълүмат. Ул иске стиль буенча ул 10 апрельдә туган. Яңачага үзгәртеп, 13 көн өстәсәк, 23 апрель килеп чыга. Ләкин Ленин үзенең туган көнен 22 апрельдә дип язган, шуңа бер көнне алып ташлаганнар.
✔️ Белүебезчә, Ленинның чын фамилиясе – Ульянов. Ни өчен Ленин тәхәллүсен сайлавына төгәл генә җавап юк. Бер версия буенча ул Лена елгасы исеменә бәйле. Ленин псевдонимын Владимир Ильич 1901 елда куллана башлый. Ул үзенең басма эшләренә шул исем белән кул куя.
✔️ Үз гомерендә Ленин 148 псевдоним кулланган. Тәүдә ул Тулин дигән ялган фамилия ала. Шулай ук ул Фрей, Ильин, Петров һәм башка ялган исем-шәрифләрне куллана, ә кайсыбердә үзен “Статистик” яки “Депутат түгел” дигән сүзләр белән имзалый.
✔️ Балачакта Ленинга сул күзе кылый дигән дөрес булмаган диагноз куйганнар. Ильич озак вакыт бу күзе күрми дип уйлаган. Ә чынлыкта ул ерактан гына күрмәгән, бары тик күзлек кияргә генә кирәк булган.
✔️ Ленин Сембер гимназиясен алтын медаль белән тәмамлый. Аның аттестатында логика буенча бер дүртле генә була.
✔️ Ленинның буе 1 метр 65 сантиметр була.
✔️ Ильич иртә пеләшләнә башлый. Чәченең сирәкләнә башлавын егермесе тулып узгач төшерелгән фотосурәтләрдә дә күрергә мөмкин.
✔️ Ленин, атеист булуга карамастан, Надежда Крупская белән чиркәүдә никахлаша. Ленинга әлеге адымга сөрген вакытында аларны аермасыннар өчен барырга туры килә. Чөнки ул вакытта “күктә төзелгән” никах кына танылган. Никахлашуларына Шушенское бистәсе крестьяннары шаһит була.
✔️ Себердә сөргендә вакытында Ленин “яшерен адвокат” булып эшли: укый-яза белмәгән крестьяннар өчен төрле документлар төзи.
✔️ Бер тоткынлыгы чорында ул 14 ай ялгыз камерада утыра.
✔️ Чит илдән беренче кайтуында Ленин үзе белән бик күп марксистик әдәбият алып кайта. Ул кәгазьләрне төбе ике катлы чемоданга сала, шуңа аларны тапмыйлар.
✔️ Февраль революциясе вакытында Ленин Русиядә булмаган. Февраль инкыйлабыннан соң ул бер ай Сестрорецкий Разлив күле буендагы шалашта яши.
✔️ Ленин, әтисе Илья Ульянов кебек үк, “р” хәрефен сакау әйткән. Әмма бу аңа ялкынлы оратор булырга комачауламаган.
✔️ Рәсми мәгълүмат буенча Ленинның Надежда Крупскаядан да, башка хатын-кызлардан да балалары булмаган. Ләкин аның революционер Инесса Арманд тудырган балалары бар дигән сүзләр йөргән.
✔️ Ленинның шәхси китапханәсендә 10 701 китап исәпләнгән. Алар аның кызыксынуларына туры китереп бүленгән, әйтик: психология, социология, эшчеләр хәрәкәте тарихы һәм башкалар.
✔️ Ленин үзен беренче чиратта журналист дип санаган. Чит илләрдә ул “Искра”, “Вперед” һәм “Пролетарий” гәзитләрен, Русиядә “Волна”, “Эхо”, “Новый луч” һәм “Правда”ны чыгара. Соңгысының беренче номерын әзерләргә Иосиф Сталин ярдәм итә.
✔️ Ленин – дөньяда иң тәрҗемә ителгән авторларның берсе. ЮНЕСКО мәгълүматы буенча, ул Агата Кристи, Жюль Верн, Уильям Шекспир, Энид Блайтон, Барбара Картленд һәм Даниэль Стилдан гына калыша.
✔️ Совет чорында Ленин турында китаплар шулкадәр күп чыккан ки, алар тиражлары саны буенча дөньяда икенче урында торган. Беренче урында – дини әдәбият.
✔️ “Яулап алучыларның берсе дә, Тамерлан да, Чыңгызхан да Ленин кебек дан казанмады”, – дип язган Уинстон Черчилль.
✔️ СССР таркалыр алдыннан илдә Ленинга куелган җиде меңгә якын һәйкәл исәпләнгән. Бүген, кызганыча каршы, аларның саны кими бара...