

Рөстәмен зур юлга озаткан Индира нинди уйларда?
Рөстәм Нәбиевка тау биеклекләре авыр бирелә, башы авырта, дип язып чыккан кешеләрнең сенсация артыннан кууымы, әллә Рөстәмнең рух ныклыгын чамалап та белмәүчеләрдерме, ничек кенә булмасын, шундый зур сынауны алдына куеп, биеклеккә юл алган егетнең хәлен авырайтыбрак күрсәтергә тырышулары шәхсән миндә ризасызлык тудырды. Ачуны китерде, дисәм дә дөрес булыр. Күңелдә борчылу туды. Бу халәтне аның ифрат күпсанлы таныш-белешләре дә кичерде. Әле дә борчылып, аңа иң югары ноктага менеп җитеп, җиңү белән исән-имин кайтуын теләп торабыз.
Менә, ниһаять, климатлаштыру вакытында тугызынчы тау түбәсен — Мера Пик тавын яулавы турында хәбәр итте якташыбыз. Рөстәм үзенең тугызынчы биеклегенә — 6476 метрда яткан Мера Пик тавына менеп җитте. Непалда урнашкан бу түбәдә Нәбиев дөньяның иң югары ноктасына — Эверест тавына юл уңаенда акклиматизация үтте.
– Зур юлда кечкенә җиңү. Акклиматизация үтте, алда – Эверест, – дип язган егет үз социаль челтәрләрендә. Шунда ук үзенең кулларында чираттагы биеклеккә менүен раслаган видео белән уртаклаша.
Рөстәмебезнең биеклеккә чакырган юлы җиңел генә башланмый – климатлаштыру вакытында ул көчле баш авыртулары, түбән сатурация белән тау авыруын кичерә, шулай ук бераз салкын тидерә. Кыенлыкларга, тауларда гадәти булган сынауларга карамастан, егет бирешми. Рөстәм яңа тәпи китеп, беренче калкулыкка үрләүче малай түгел. Бу юлы ул иң зур биеклеккә юл алды һәм тауларның кырыс холкын яхшы белә. Егет зур тырышылк белән алга үрли.
Рөстәмне олы юлга озаткан Индира ни хәлдә соң?
Индирабыз социаль челтәрләрдә ире өчен борчылулары белән сирәк уртаклаша, әмма күңеле тыныч кына түгел, әлбәттә.
– Мин - догада. Ходайга ялварып, кулларында шул биеклеккә юл алган Рөстәмемә Ходайдан ярдәм сорыйм, юлларын ачып торуын телим. Биеклекләр аңа рәхим-шәфкатьле булсын димен.
Рөстәм кулларында бара, ә бу бик зур эш. Мин аның ошбу карары белән горурланам. Бу юлны ул үзе сайлады, ә мин аның тормыш юлдашы. Мин бу карарына каршы төшмәдем. Бәлки, мин һәрвакыт үз кичерешләремне күрсәтеп тә бармыймдыр, тик мин дә сезнең күпләрегез кебек гади хатын-кыз. Мин дә ирем өчен борчылам. Таулар – Рөстәмнең стихиясе. Анда ул чын, олы тынлыкта, үз-үзе белән калып тора ала. Ә без монда — ышанып, яратып һәм горурланып аны өйгә кайтып җитүен көтәбез, – дип язган Индира.
Бүген ифрат зур сынауларны үтеп алга – Эверестка китеп баручы Рөстәмнең бу адымы тауларга мәхәббәтен тануы, үзен чираттагы тапкыр сынавы булса, шул ук вакытта үзе кебек язмышка дучар ителгән лачыннарга канатларның көче йөрәктә булуын күрсәтүе, беркайчан да бирешмәскә, яшәргә, алга барырга көч-куәт, дәрт, ышаныч бирүе. Җиңел юллар сиңа, Рөстәм!