Уйланырга урын бар
17 апрель , 07:27

Җыештыручы карак булып чыккан

Җинаять эше кузгатылган.

Җыештыручы карак булып чыкканҖыештыручы карак булып чыккан
Җыештыручы карак булып чыккан
Мәскәүдә пенсионер хатын-кыздан 500 мең сумга якын кыйммәтле әйберләр һәм коллекцион тәңкәләр урлауда шикләнелүче җыештыручыны тоткарлаганнар. Бу хакта башкала буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәгълүматларга ярашлы, Мичурин проспектындагы  яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз клинингтан җыештыручы яллаган. Өенә кайткач, ул ювелир әйберләрнең һәм көмеш тәңкәләрнең югалуын ачыклаган.
Шикләнелүче хатынны тоткарлаганнар. Ул Мәскәү өлкәсендә яшәүче 32 яшьлек хатын булып чыккан. Ул кыйммәтле әйберләрне ломбардка тапшырып өлгергән. Әйберләрнең бер өлешен пенсионерга кайтарганнар. Урлау турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган.
Байлык күргән кешенең шулай акылы томаланадыр инде...

Фото:kalendarnagod.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас