Уйланырга урын бар
12 апрель , 09:10

Бәрәңгеме? Бәрәңге!

Балачак бәрәңге бакчасында узды: әти казыган чокырга симәнә бәрәңгесе салудан башланды ул бәрәңге кыйссасы. Яшьлек узды бәрәңге кырында! Амбар артындагы, озынлыгы 200 метрлы бу кырда хәзер чыршылар үсә, халык җирән гөмбә җыя. Ә мин, гөмбәгә дип барып, бәрәңге утырткан урынны карап йөрим. Авыр иде бәрәңге үстерүе, әти үлгәч тагы да авырлашты...

Бәрәңгеме? Бәрәңге!Бәрәңгеме? Бәрәңге!
Бәрәңгеме? Бәрәңге!

Бакча бәрәңгесе, кыр бәрәңгесе... Кырныкы ярмалырак дип сөйләшә иде әниләр. “Әллә инде тагы! Бәрәңге, бәрәңге инде, ит түгел!” – дип уйлый идем. Әле дә балачакта, бәрәңге арасын китмәнләп (без матиклап дип сөйләшәбез) арулар төшкә керә. Хәзер дә яшермим, иң сөймәгән эшем бәрәңге китмәнләү. Чалт кояшлы көн, Мишә елгасы су коенырга чакыра, ә безнең кулда китмән! Тизрәк бетереп качарга кирәк...  
Утырттык, китмәнләдек, буразна араларын ярыр вакыт җитә. Абыйлар сука тота, суканың аркылы таягыннан этәләр, ә без җептән тартабыз! Этләнү инде бу... Кыр бәрәңгесе аерым тема. Бакчада әле әзрәк ял итеп, күләгәдә утырып булса, кырда алай булмый шул. Кыр озын, трактор белән утыртабыз, ярый ла абыйлар кайткан атнага туры килсә, алар читтә шул. Апа белән атчы табып, капчык төяп, кыр башына килеп басабыз, трактор кайчан килер дип көтәбез, ә бит синең белән бергә көтүчеләр күп. Ә тракторчы, үзенең төшке аш вакытында утыртырга тиеш, ашыга. Рәхмәт, Миннур абый, урының оҗмахта булсын, син утырткан бәрәңгеләрне күп ашадык...
Ә колорадо коңгызы килеп җиткәч? Көянтә белән су китереп, әрем себеркесе белән, лач-лоч китереп агу сибүләр?! Яп-яланаяк, ничек агуланмаган без бала-чага?! 
Көз җиткәч, бәрәңге алырга дип кайтасы абыйларны дүрт күз белән көтеп, шыкраеп каткан кыр җирен казулар тагын... Ой, төшкә керсә дә куркып уянырсың! Ә иң авыры – эт булып аргач, ат эзләп йөрүе... Бәрәңгене алып кайтасы бар бит.  “Кызмача” атчыны табып, капчык төяп кайткач, иңнәрнең сызлавын да баскан рәхәтлекнең ни икәнен беләсезме? Тирән базга бәрәңге салу ул! Палавай (половой) тактаны базга төшерәсең, шуның буенча бәрәңге тәгәри аска, композитор булсам көен язар идем, билләһи! Берсен-берсе куа-куа, уза-уза бәрәңгеләр базга ашыга, капчыкны төчкерә-төчкерә бушатасың... Син иң бәхетле кеше, син биш айлык хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрәсең. Син – молодец! Син –  бәрәңгеле, ризыклы!
Ай, бу кечкенә язмага, бәрәңгенең авыр хезмәтен язып бетереп булмый. Тачкасы гына булса да, эш җиңелрәк булыр иде дә... 
Бәреңге кыйссасының икенче сериясе мәктәп белән бәйле. Питрәч районы, Чыты сигезьеллык мәктәбендә укыганда, бишенче класстан колхоз кырына бәрәңге чүпләргә йөри башладык. Яңгырмы, кояшмы – чүплә генә! Капчыклар җитешми, тракторга төйиләр, анысы булмаса, күчкә өябез, суыклар башланса, шыкраеп каткан бәрәңгене чиләкләп тутырабыз... Кулга перчаткасы да юк заман бит! Ә иң кызыгы – ай буе эшләгән өчен 4 сум 12 тиен хезмәт хакы алу иде. Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбенә укырга баргач, шул ук хезмәт өчен 70-80 сум акча түләделәр! Балаларның хакларын кем ашады икән?.. Нык буын булганбыз, ник беребез бронхит, пневмония белән чирләсен! Соңрак, укытучы булып эшләгәндә Пимәр, Юныс, Кибәч, Күн кырларыннан бәрәңге җыйдым. Әле бит бу өйдәге 25 сутый, әниләрнең 25 сутый бәрәңгесен исәпкә дә алып тормыйча! 
Ник утырттыгыз шулкадәр дип сорасагыз да була, терлеккә, кош-кортка ашатырга, үзебезгә көн саен диярлек пешерергә, туган-тумачага күчтәнәчкә китә иде. Хәзерге төсле тонналап икмәк (арыш, бодай һ.б.) сатып алу юк иде, колхоз күпме бирә, шулкадәр аласы. 
Бүген кырларда бәрәңге утырту бетте диярлек, арттагы бакчаларда да кими бара, кемдер үлән чәчә, чүп үсеп утырган  бакчалар да артканнан-арта. Югыйсә, бәрәңге сабагын урак белән урып, чалгы белән чабып азапланмыйбыз, сука белән буразна арасын яру да бетеп бара, ул эшне йә трактор, йә мотоблок башкара. Ә балаларның күбесе, утыртмагыз, кибеттә бәрәңге тулып ята, чыгам да алам ди. И-и, җәмәгать, кибет бәрәңгесе дә бәрәңге булдымы инде! Үз бакчаңда үскән, ярмалы бәрәңгегә җитәме инде! Аннан, балалар, җаныйларым, бәрәңге утырту 3 сәгать, алу 6-7 сәгать инде ул, физкультура гына бит! Авылда ат бетте, сарык-кәҗә бетте, сыер саны бармак белән санарлык, инде бәрәңгене дә, “Гала” сорты дия- дия, пакет белән сатып алыр көнгә калдыкмы? Ашап карадым инде сортлы бәрәңгегезне, батмады, сусыл, тәме дә әллә ни түгел. Ә менә бакчага алып кайтып төрткән идем шул ук сортны, бөтенләй башка тәм. Чөнки мин аны яратып, чүбен утап, хезмәт кертеп тәмләндердем! “Ни смит, бәрәңге утыртмыйбыз дияргә! Авыл – курорт түгел, алайса шәһәрдән кайтканнарга әтәч тавышы, иртән көтү тавышы, эт-мәче тавышлары мишәйтли ди! Авыл – авыл инде ул, аның үз тавышлары, үз законнары, гадәтләре... Әллә кем булып, авыл кешесен өйрәтеп маташмагыз, авылга кайттыгыз икән, рәхим итеп – бакчага! Шашлык пешереп, мунча чабынып кына бармый ул авыл тормышы, тирес түгеп, кычыткан утап бара. 
Юмор инде бу бәрәңге кыйссасы, юмор, ә бәлки сатирадыр?
Венера ХӨСӘЕНОВА.

Бәрәңгеме? Бәрәңге!
Бәрәңгеме? Бәрәңге!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас