Мошенниклар күбрәк өлкәннәрне һәм яшүсмерләрне алдый. Чөнки өлкәннәр тиз ышанучан, ә балаларны алдавы тагын да җиңелрәк.
Соңгы вакытларда мошенниклар үзләрен Украина диверсантлары һәм “силовиклар” итеп күрсәтә башлаганнар. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр итә.
Алдау схемасы болай эшли:
- Башта мошенниклар үсмерләрдән сәүдә үзәкләрен, вокзалларны һәм башка җәмәгать урыннарын фотога төшерүнесорый.
- Аннарыүзләрен Украина диверсантлары дип таныштыралар һәм “бу урыннарда терактлар булачак, ә син, яшүсмер, шуларда катнашучы булып саналасың”, дип куркыталар.
- Арытабан схемада“силовиклар” барлыкка килә, алар акча “түләсәгез, җинаять эшеннән “коткарабыз” дип вәгъдә итә.
Балаларыбыз шундый хәлдә калмасын өчен алар белән гади генә кагыйдәләр турында сөйләшегез! Балалар белеп торырга тиеш:
- Көч структуралары хезмәткәрләресоциаль челтәрләрдәакчасорамый. Шикле смслар, шикле хәбәрләр килсә, аларны әти-әниләрегезгә күрсәтегез.
- Чит кешеләрнеңүтенечебуенча вокзал, супермаркетлар, парклар, күперләр кебек бер объектны да фотога төшермәгез. Акча күчермәгез.
- Янасалар, шундаук әти-әниегезгә хәбәр итегез.
- Шиклеәңгәмәдәшләр беләнязышунысаклагыз – ул полициягә ярдәм итәчәк.