Уйланырга урын бар
10 Апреля , 06:41

Берүзе 23 кешене коткарган

Җирле хакимият 19 яшьлек егетнең батырлыгын игътибарсыз калдырмаган.

Берүзе 23 кешене коткарганБерүзе 23 кешене коткарган
Берүзе 23 кешене коткарган
Каспийск шәһәрендә Шамил исемле яшь кеше Дагыстанда су басу вакытында 23 кешене коткарган. Ул аларның һәркайсын аркасына асып су баскан кичүдән алып чыккан. Җирле хакимият аутизмлы 19 яшьлек егетнең батырлыгын игътибарсыз калдырмаган: кеше гомерләрен саклап калган өчен бүләкләгәннәр, дип яза «Абзац» басмасы.
Дәүләт Думасы депутаты Хизри Абәкәров шәхсән Шамил һәм аның гаиләсе янына барып, егеткә биш миллион сум һәм яңа фатир ачкычларын тапшырган. Барысын да Русия сенаторы Сөләйман Кәримов түләгән.Моннан тыш, парламентарий егетне үзенең ярдәмчесе итеп билгеләргә карар иткән.
Шулай, изге күңелле кешегә тыныч тормышта да зур батырлыклар кылырга урын бар.
Дагыстанда һәм Чечняда көчле ташкыннардан соң федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Танылган шәхесләр төбәккә ничек булдыра ала шулай ярдәм итә.
Бәла-казалардан АллаҺ сакласын. Безнең якларда да тышкыннар булмый калмас, афәтсез һәм дуламыйча гына үтеп китсә иде инде!
 
Фото: belta.by
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас