Затлы машинасыннан колак каккан.
Суд иглинлының автомобилен тартып алган. Ничек булган бу хәл?
БР Прокуратурасы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елның декабрендә «Опель Астра» машинасы руле артындагы ир-егет Уфада Блюхер урамы буйлап китеп барганда, аны ГАИ хезмәткәрләре туктаткан. Аның исерек булуында шикләнерлек булмаган. Машина йөртүче медосвидетельство узудан баш тарткан. Элек ул шундый ук гамәле өчен административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыкланган. Суд аңа 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән. 2 ел да 6 айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм машинасын дәүләт кеременә конфискацияләгәннәр.