Италиянең Верона шәһәрендә әйбер җыю белән интеккән хатын-кызны фатирда әйберләре күмеп үтергән.
Аның югалуы турында полициягә дусты хәбәр иткән. Ашыгыч хезмәтләр кәрәзле телефон сигналы буенча адресны исәпләп чыгарган. Ләкин карабинерлар урынга килеп җиткәч, ишек юлын томалаган чүп-чар таулары артыннан эчкә керә алмаган. Полиция хезмәткәрләренә янгын сүндерүчеләрне чакыртырга туры килгән, алар ишекне ачкан һәм күпьеллык тупланмалар арасыннан тар коридор салган. Фатир чын келәт булып чыккан: бүлмәләр, шкаф киштәләре пакетлар, тартмалар һәм әйберләр белән тулган, аларның күбесен хуҗа хатын хәтта ачып та карамаган.
Гәүдәсен әйберләр өеме астында эзләп тапканнар. Тикшерү фаразы буенча, хатын-кыз абынган һәм фатир түшәменә кадәр өелгән әйберләрне үз артыннан сөйрәп төшергән. Әйберләр астында тончыккан хатын-кыз ярдәмгә чакыра алмаган. Күршеләре сөйләгәнчә, аның үз-үзен тотышында сәерлекләр күптән сизелгән: ул даими рәвештә күп санлы посылкалар алган, ләкин өйдән бернәрсә дә алып чыкмаган диярлек.
Силлогомания (Плюшкин синдромы) — патологик туплауда, кулланылмый торган әйберләрне саклауда һәм аларны ташлаудан куркуда чагыла торган бәйлелек. Ул бәйлелекне чир дип атасаң да ялгыш түгелдер.