+14 °С
Болытлы


Көлке кебек аңа тоела...
Зәңгәр күктә язгы кояш көлә,
Тирә-якка нуры коела.
Көлке көнен зурлап бәйрәм итү
Көлке кебек аңа тоела.
Кояш үзе һәрчак көлеп бага,
Барсына да җитә җылысы.
Кояш нурларының назын тоя
Тереклекнең җирдә барысы.
Көлик әле без дә бергәләшеп,
Елмаюдан дөнья балкысын.
Бар кешелек бүген тойсын, әйдә,
Күңел нурыбызның яктысын.
Көлке көне бүген, якын дуслар!
Көлик әле ихлас күңелдән.
Каршыларлар сине, шат елмаеп,
Нурлар балкып торса күзеңнән.
Рәсимә Ильясова.
Фото: Газета.ру