"Исемең матур, кемнәр кушты?"

Мәскәүдә «чәчәкле» исемнәр популярлашкан.

"Исемең матур, кемнәр кушты?""Исемең матур, кемнәр кушты?"
"Исемең матур, кемнәр кушты?"
Былтыр Мәскәүдә яңа туган кыз балалар өчен «чәчәкле» исемнәр арасында Маргарита һәм Лилия иң популярлары булган. Бу хакта Мәскәү ЗАГС идарәсе белдергән.
Мәсәлән, чәчәкләр белән бәйле исемнәр арасында Маргарита  (392 кыз) һәм Лилия (123) киң таралган. Чәчәкләр белән ассоциацияләнә торган башка исемнәр башкала ата-аналарында артык популяр булмаган. Әйтик, Жасмин исемен узган ел 25 кыз балага кушсалар, Роза — 16, ә Астра исемен нибары алты кызга кушканнар.
Шул ук вакытта яз айлары белән бәйле исемнәрне дә күп кушканнар. 2025 елда Мәскәүдә Майя (428 кыз) һәм  Март (95)  исемле кызлар теркәлгән.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас