Барлык яңалыклар

Моны ничек анлатырга?

Алар безнең өчен кайгырып яталар шул.  

Моны ничек анлатырга?
Моны ничек анлатырга?

Алар безнең өчен кайгырып яталар шул.

 

Ышансагыз ышанырсыз, ышанмасагыз – юк, үзем белән булган хәлләрдән бер очракны язып үтәргә булдым.

Укытучы булып эшлим. Яшьрәк вакытта социаль ипотекага чиратка бастым. Мин баскач, 2012 елларда, ипотеканы туктатып тордылар. Мин инде һаман өметләнеп чиратта торам, тулай торакта 12 кв.метрлы бүлмәдә яшим.

Кулланучы кредиты алыр идем, эш хакым бәләкәй. Ипотека да бирмиләр.

Шулай көтә-көтә 8 ел вакыт үтеп киткән. Һәм, ниһаять,  2019 елда мине управлениегә чакырдылар да: "Сезгә социаль ипотека тиеш түгел, сез максатчан рәвештә үзегезнең торак шартларын начарайтып күрсәтәсез",– диделәр.Чөнки әниемнең апасы вафат булгач, аның фатирыннан миңа да 4 кв.м өлеш мирас (мирасчылар берничә булу сәбәпле) булып калган иде.

Мин бу өлештән ипотека алырга киртә була дип  ваз кичкән идем. Менә шуны сәбәп итеп, мине чираттан алып ташладылар. Шул көнне бүлмәгә кайтып, чарасызлыктан еладым. Һәм шул төнне үлгән әтием төшемә керде.

Төшемдә: “Болай елап утырсаң, берничек тә фатир ала алмыйсың”, –дип тиргәде. – Иртәгә үк банкка барабыз, фатир аласың син”, – диде.

Икенче көнне төшемне уйлап, банкка чаптым. Аллаһка шөкер, барысы бик уңайлы гына барып чыкты. Моны ничек анлатырга?

Алар безнең өчен кайгырып яталар шул.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас