Барлык яңалыклар

Үлгән хатын... терелгән

Вакыйга болай булган.

Үлгән хатын... терелгән
Үлгән хатын... терелгән
Һиндстанның Уттар-Прадеш шаттында үлгән дип саналган хатын юлда барганда терелгән.
Вакыйга болай булган. 24 февральдә табиблар Барель шәһәрендә яшәүче  50 яшьлек Винита Шуклиның туганнарына аның баш мие үлүе турында әйткәннәр. Үлгән дип саналган хатынны ашыгыч ярдәм машинасына салып өенә кайтырып җибәргәннәр. Юлда аның янында ире Кулдип булган. Ул туганнарына мәрхүмәне соңгы юлга озатырга әзерләнергә кушып хәбәр биргән. 
Юлда барганда машина кинәт кенә чокырга эләгеп, нык кына сикергән. Шуннан соң могҗиза башланган: "Хатыным нормаль сулыш ала башлады, мин тиз генә өйгә шалтыратып, соңгы юлга озату эшләрен туктатырга куштым",-дип сөйләгән соңыннан Кулдип.  Хатынны шунда ук Пилибхит шәһәренең нейрохирургия поликлиникасына илткәннәр.
Табиблар Барель шәһәре дәваханәсеннән Винита турында мәгълүматлар сорап алганнар һәм чынлап та аның баш мие үлгән булуын ачыклаганнар. Табиблар хатынның лимфа системасында нейротоксиннар тапканнар һәм дәвалау курсы билгеләгәннәр. 9 мартта һиндны дәваханәдән өенә кайтарып җибәргәннәр. "Хәзер ул аңында булудан тыш, безнең белән сөйләшә дә",-дип шатлана аның тормыш иптәше.
Менә бит, машина юлда чокырга эләкмәсә, хатынны күмәрләр идеме икән?.. Нинди генә могҗизалар юк дөньяда....
 
Фото: commons.wikimedia.org
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас