Барлык яңалыклар

Күпме көтеп була?

Укучы егет тукталыш исемнәрен язып элгән.

Күпме көтеп була?
Күпме көтеп була?

 

Укучы егет тукталыш исемнәрен язып элгән.

Нефтекамалы егет шәһәрдә транспорт хәрәкәте белән бәйле күптәнге проблеманы хәл итүнең стандарт булмаган ысулын тапкан. Укучы исемсез павильоннарга тукталыш исемнәрен үз кулы белән кәгазьгә язып, күрсәткечләр ясаган һәм аларны ябыштырган. Шулай итеп, «Үзәк базар», «Көньяк» һәм башка тукталышларны билгеләгән. Фотолар шунда ук социаль челтәрләргә таралган.

Мэрия матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, яшь кешенең ишарәсенә алар инде игътибар иткән. 2020 елдан Нефтекамада тукталышлар инфраструктурасын яңарту буенча планлы эш алып барыла. Бу вакыт эчендә җирле бюджет һәм депутат наказлары хисабына шәһәрнең төрле өлешләрендә 18 заманча тукталыш павильоны барлыкка килгән. Укучы кулдан ясалган күрсәткечләр урнаштырган территория шәһәрнең иске районына карый. Түрәләр аңлатуынча, монда ГОСТның катгый таләпләре гамәлдә.

"Территорияне төзекләндерү һәм яңа павильоннар урнаштыру планлаштырыла. Әмма төгәл әйтә алам, быел түгел",– дип хәбәр иткән «Башинформа» га муниципалитетның мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Гөлназ Әхиярова.

Ни әйтәсең, бу егетнең җитешсезлеккә битараф булмавы шәп. Кыш транспортның туң тәрәзәсеннән берни дә күренми. Автобус йөтүче тукталышларны үзе яттан белә, игълан итеп тормый. Ишек ачылгач та нинди тукталыш икәнлеген аңлавы кыен, бар да бер төрле каралмаган... Җитмәсә, пассажиор дигәне ул тирәдә еш йөрмәсә какя баруын, күпме барырга кирәклдегене аңлап өлгерми, үтеп тә китүе ихтимал. Өлкәнрәк кешеләр өчен бу үтә уңайсыз. Егет ясаган күрсәткечләр күпме торыр... Ә ул үскәч җитәкче булсын иде, гади кешеләргә битараф булмаска охшаган.

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас