Барлык яңалыклар

Көнбагышны күп үстерү үзен аклыймы?

Майлы культуралар чәчүлекләрен 700 мең гектарга кадәр арттырмакчылар.

Язгөл Сафина.
Фото: Язгөл Сафина.

Яз якынлаша. Озакламый, басулар кардан арынып, орлыклар җир куенына кереп ятар.

Быел республикада 2,6 миллион гектар җир чәчеләчәк. Майлы культуралар чәчүлекләрен 700 мең гектарга кадәр арттырмакчылар. Көнбагыш 400 мең гектарга чәчелсә, рапс, җитен, соя, рыжик кебек калган культураларга 300 мең гектар карала. Бу хакта Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов матбугат конференциясендә хәбәр итте.

– Киләчәктә майлы культураларны 1 миллион гектарга кадәр җиткерербез дип ышанам, – диде министр. Монда сүз көнбагыштан тыш үсемлекләр турында бара. Чөнки көнбагыш – соң культура, һәм аны җыйганда еш кына һава торышы бозылып китә. Шуңа көнбагыш мәйданын арттыру үзен акламаска мөмкин.  

– Кыш башланып, басуларның кар белән каплану хәвефе зур. Узган ел 200 мең чәчүлекнең 14-15 мең гектары кар астында калды, – диде Илшат Илдус улы.

Гомумән алганда, бик җиңел булмаган соңгы елларда майлы культуралар агропредприятиеләргә бераз акча эшләү мөмкинлеге бирде. Чөнки ашлык хаклары, кызганычка каршы, бүген түбән булып кала һәм игенчеләр файдасына эшләми.  

– Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: гадәттә, биш культураның икесе шактый табышлы була (чыгымнардан 15-20 процентка югарырак), берсе нольгә “эшли”, тагын икесе – минуска. Ә соңгы дүрт елда безнең майлыларның барысы да “плюста” булды. Без инде минуска эшләмәскә күнегә башладык. Ләкин тынычланырга ярамый. Баланс сакларга кирәк, – дигән фикерен җиткерде аграр тармак җитәкчесе.  

Исегезгә төшерәбез: былтыр майлы культуралар 640,4 мең гектарга чәчелгән иде. Алардан 1 миллион тонна уңыш алынды. Бу – 2024 ел белән чагыштырган, 56 процентка, ягъни 360 мең тоннага күбрәк.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас