Барлык яңалыклар

Игенчесез басулар...

Киләчәктә иген яланнарында пульт белән генә идарә ителүче техника эшләрме?

https://vk.com/mcxrb2018
Фото: https://vk.com/mcxrb2018

Бүген заманча технологияләр авыл хуҗалыгы тармагында да киңрәк кулланыла бара.

Исегездәдер, Совет чорында колхоз-совхозларның уртача 4-6 мең гектар җире булып, аларда 30лаган комбайн эшләде. Хезмәткәрләре саны 100дән артып китә иде.

– Бүген бу эшне ике чәчү комплексы һәм берничә белгеч башкара, – диде матбугат конференциясендә республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – Киләчәктә пульт белән генә идарә ителүче техника булачак. Иртәме-соңмы мондый заман киләчәк. Ә бүген авыл хуҗалыгында пилотсыз очкычлар куллану этабына кереп барабыз.

Бүген алар барыннан да элек үсемлекләрне химик утауда кулланыла.

– Әле химик утау җайланмалары тонналап сиптерә, ә БПЛА граммлап кына сибә. Бу граммнарга кирәкле концентрация эләгергә тиеш. Шуңа бу юнәлештә эшлисе бар әле. Әмма пилотсыз очкычларның уңай яклары бик күп, мәсәлән, дроннар яңгырдан соң берничә сәгать үтүгә үк эшли ала. Югыйсә, яңгырдан соң техника басуларга керә алмау сәбәпле, уңышның бер өлеше югала. Шулай ук БПЛАны вак орлыклар чәчүдә кулланып була. Ул чакта кар эреп беткәнче үк чәчә башларга мөмкин. Бу вегетация чорын 10-15 көнгә кыскартачак, димәк, уңыш күпкә иртәрәк өлгерәчәк, – дип аңлатты Илшат Фазрахманов.

Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы өчен ким дигәндә 100 килограммны күтәрә һәм 30 минут оча алган  агродроннар кирәк. Һәм БПЛА күрсәткән хезмәтнең бәясе 1 гектарны эшкәрткән өчен 200 сумнан артмаска тиеш, ди министр.

Аның әйтүенчә, агымдагы елда шундый очкычлар авыл хуҗалында кулланыла башларга мөмкин.  

Узган ел химик утауны дроннар белән башкару хакы гектарына 600 сумга кадәр булган. Бүген республика агрохуҗалыкларында 40 килограмм йөк күтәрә һәм 20 минут эшли алган 10 аппараттан торган 4 дивизион агродрон исәпләнә.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас