Барлык яңалыклар

Картларга кая барырга?

Башкортстанда өлкәннәр өчен интернатларга ихтыяҗ өч тапкырга диярлек арткан.

Ясалма акыл.
Фото: Ясалма акыл.

Башкортстанда стационар социаль хезмәт күрсәтүгә чират кискен үсә башлаган. Соңгы өч елда интернатларда яшәүгә мохтаҗлар саны 2,6 тапкырга арткан. Чагыштыру өчен: 2023 елда 198 кеше мохтаҗ булса, 2025 елда 519 кешегә җиткән. Бу хакта республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында әйтелде. Министр Ольга Кабанова сүзләренчә, бигрәк тә хәрәкәтләнә алмаган гражданнар (50 кеше) һәм аз хәрәкәтләнүчеләр (148 кеше) өчен интернатларда урыннар җитми.

“Чират артуның берничә сәбәбе бар. Алар – деменцияле һәм менталь тайпылыш диагнозы куелган кешеләрнең күбәюе дә, республикадан читтә эшләүчеләрнең өлкән яшьтәге туганнарын карый алмавына һәм аларны интернатларга урнаштырырга мәҗбүр булуына китерә торган социаль-икътисади факторлар да. Гомер озынлыгының артуы да үзаллы яши алмаган ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар саны артуга китерә”, – диде министр.

Проблеманы хәл итүнең бер юлы – интернатлар санын арттыру. Стационар хезмәт күрсәтү объектларын концессион килешүләр буенча төзергә мөмкин диелде утырышта. Бүген республикада шундый биш шәхси пансионат бар. Агымдагы елның икенче кварталында аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен дәүләтнеке булмаган алтынчы пансионатны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Ул Кушнаренко районының Иске Гомәр авылында урнашкан. Анда 70 урын булачак, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларны да кабул итәчәкләр.

Моннан тыш, Күгәрчен районының Подгорное авылында да 55 урынга исәпләнгән шундый ук проект әзерлек стадиясендә.

Хөкүмәт премьер-министры Андрей Назаров әйтүенчә, мондый объектлар саны буенча безнең төбәк лидерларның берсе булып тора. Әмма бүгенге хәл аларның санын тагын да арттыруны таләп итә.

“Килеп туган хәлне исәпкә алып, бу челтәрне үстерергә кирәк. Өлкәннәрнең һәм инвалидларның социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә чиратларын кыскарту һәм профилактикалау буенча юл картасын булдыру мөһим”, – диде Андрей Назаров.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас