Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 февраль , 22:08

Менә нинди ярдәмчел кешеләр бар!

Уфада банк хезмәткәре туташны мошенниклардан коткарып калган!

Менә нинди ярдәмчел кешеләр бар!
Менә нинди ярдәмчел кешеләр бар!

Уфада банк хезмәткәре туташны мошенниклардан коткарып калган!

 

 Югары сәүдә мәйданындагы «ВТБ» банкы бүлегенә Уфада яшәүче 22 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. 

Туташ бик борчылган һәм курыккан кыяфәттә була. Банк хезмәткәре Сусина Нәҗипова, телефон мошенникларының йогынтысын сизеп, бу хакта кичекмәстән полициягә хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, зыян күрүчегә билгесез номердан шалтыратканнар. Янәсе аның өендә домофонны алыштыру кирәк булган.Аңа җавап итеп, туташ килгән кодны әйтеп биргән, Шуннан соң озак та үтми ул «Госуслуги» порталындагы аккаунтына керү турында хәбәр ала. Хәбәрдә күрсәтелгән “Ярдәм хезмәте" номеры буенча шалтыратып, ул, имештер,үзенең аккаунты ватылганлыгын, ә икенче кешегә ышаныч кәгазе рәсмиләштерелгәнлеген белә. Аннары аның белән үзләрен Росфинмониторинг һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган затлар элемтәгә керә. Алар хәбәр иткәнчә, мошенниклар аның акчаларын дустанә булмаган дәүләтне финанслау һәм кредитлар рәсмиләштерү өчен куллана. Алдау тәэсирендә аферистлар аны акчаны алу өчен банкоматка җибәргәннәр. Ләкин ул ватык булып чыга, һәм кыз өенә кайта. Икенче көнне мошенниклар аңа шалтыратулар белән басым ясауларын дәвам итәләр һәм 200 мең сумнан артык акчасын алдырту өчен нәкъ шушы банк бүлегенә юнәлтәләр.

Анда аңа банк хезмәткәре Сусина Нәҗипова игътибар итә һәм мошенниклар йогынтысында булуын аңлап, тиз үк чара күрә.

Якын арада Сусина Нәҗипованы уяулыгы һәм профессиональлеге өчен бүләкләячәкләр. Моның өчен уяу хезмәткәр Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенә чакырылачак. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, ВТБ банкы хезмәткәре инде берничә тапкыр полициягә ярдәм иткән һәм гражданнарны аферистлар тозакларыннан коткарып калган.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас