Меңләгән ирләр гаиләләрен яклап яуга китте, ә берәү алименттан качып ятамы?
Бала булгач, мәшәкате дә була шул. Аны ашатырга да, киендерергә дә, авырганда дәваларга да, укытырга да, елаганда юатырга да, кеше итеп тәрбияләргә дә кирәк. Бала үстергәндә сөю-мәхәббәт белән бергә шактый акча да кирәк. Әмма кайбер затлар бу хакта белмиме, тиз онытамы? Бу ирне дә бала мәшәкатьләре куркытканмы?
Әйе, Дуван һәм Кыйгы районнары буенча суд приставлары Салават районында туган 40 яшьлек Азамат Алис улы Сиражевны эзләүгә игълан иткәннәр. Аңа карата үзенең балигъ булмаган баласын карау бурычы буенча эш ачылган. Ир-егетнең зур алимент бурычы җыелган. Алимент бурычы 1 миллион сумнан артып киткән. Бүгенге көндә аны Уфада качып ята дип фаразлыйлар.
Үз баласына 1 млн сумнан артык алимент бурычы җыелган ирне күрмәдегезме?
Әлеге гражданинның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәләргә ия булучыларның Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча дежур частенә хәбәр итүләрен сорыйлар.
Телефоннар: 8 (987) 587 26-16; 8 (347) 273-56-40
Сезгә дә сәер хәл булып тоелмыймы: күпме ир-егетләребез гаиләләре, балалары тынычлыгын яклап яуга китте. Ә монда берәүләре җылы өйдә барлык җаваплылыктан качып ятамы?