Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
9 февраль , 14:10

БАРЛЫК ХЕЗМӘТЕ ХАЛКЫНА БҮЛӘК!

РЕЖИССЕР ТУРЫНДА. НИЛӘР БЕЛӘБЕЗ ҺӘМ БЕЛМИБЕЗ?

БАРЛЫК ХЕЗМӘТЕ ХАЛКЫНА БҮЛӘК!
БАРЛЫК ХЕЗМӘТЕ ХАЛКЫНА БҮЛӘК!

РЕЖИССЕР ТУРЫНДА. НИЛӘР БЕЛӘБЕЗ ҺӘМ БЕЛМИБЕЗ?

Якын көннәрдә безнең игътибарга тәкьдим ителер, ул гына түгел, без түземсезлек белән көтеп алган фильм экраннарга чыга. “Кара урман” фильмы 2024 елда Юрий Озеров исемендәге XXIII Халыкара хәрби кино фестивалендә өч төп бүләккә лаек булды: иң яхшы уен киносы өчен гран-при, иң яхшы режиссура һәм иң яхшы ир-ат роле өчен бүләкләр. Без менә нинди фильмны карый алачакбыз!

Кино режиссеры күпләргә яхшы таныш. Ул безнең якташ. Радик Кодаяров 1973 елның 7 сентябрендә Уфада туа. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, Калифорния университетында (АКШ) телевизион менеджментны өйрәнә. 2003 елда бәйсез кинокомпаниягә нигез сала һәм өч дистәдән артык документаль фильм һәм документаль драма иҗат итә.

Радик Кодаяров каһарман милләттәшләрнең язмышын халыкка ачыклап, реаль картиналарга салып бирүче уникаль оста. Кара генерал Даян Мурзин, Шәйморатов генерал язмышларына да зур ачыклык керткән шәхес ул. Миңлегали Шәйморатовның хәбәрсез югалмавын, ә батырларча һәлак булуын кире какмаслык дәлилләрне бары тик ул – тарихчы, режиссер, 30дан артык документаль фильм авторы Радик Кодаяров кына тапкан. Ул Русия, Украина, Германия һәм Британия архивларында эшләп, Шәйморатов биографиясен ачыклауга өч ел хезмәтен багышлый. Тикшерүче легендар комдивның һәлак булган урынын документаль рәвештә раслый алган. Бу хакта "Генерал" фильмы төшерелгән, аны Русия стратегик тикшеренүләр институты эксперты Русиянең хәрби тарихында яңа сүз дип атады. Радик Кодаяров тырышлыгы белән архивларда "совершенно секретно" грифы астында сакланган дистәләгән документ ачылды. Документлар арасында, сүз уңаеннан, Миңнегали Шәйморатовны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләү турындагы приказ да табылды. Бүләкнең үзен БР Милли музеена 2016 елда тапшырдылар. Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовның туры линия буенча туганнары калмаган иде инде. Бердәнбер кызы 2004 елда вафат булды, оныгы да исән түгел.

Туганнан туган энесе Марат Гаделшин һәм туган абыйсының туруны Рөстәм Манашев Русия Герое Миңлегали Шәйморатовның алтын йолдызын мәңгелеккә БР Милли музеена тапшыру тантанасында катнаштылар.

- Чиксез тирән хис-тойгылар кичерәм. Без 77 ел көткән вакыйганың тормышка ашуына һәм, ниһаять, генерал Шәйморатовның Русия Герое булуына чиксез шатмын, - диде ул вакытта подполковник Марат Гаделшин.

Халкыбызның кабатланмас хәрби каһарманлык күрсәткән уллары һәм аларның данын якларлык кыю дәвамчылары булуы бик зур кыйммәт!

 

Фото:  rg.ruufa.mk.ru

БАРЛЫК ХЕЗМӘТЕ ХАЛКЫНА БҮЛӘК!
БАРЛЫК ХЕЗМӘТЕ ХАЛКЫНА БҮЛӘК!
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас