Бүген, 9 февральдә, төбәк Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендәге киңәшмәдә мәгариф оешмаларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Соңгы вакытта яшүсмерләр арасында көч куллану очраклары теркәлә. Соңгы өч айда мондый очраклар Мәскәү өлкәсендә, Татарстанда, Санкт-Петербургта һәм Красноярск краенда булды. Узган атнада республикада берьюлы 2 очрак – Уфаның 16нчы гимназиясендә һәм Башкорт дәүләт медицина университеты тулай торагында булган вакыйгалар – уйга сала.
Алар буенча республика Хөкүмәте каршындагы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең ашыгыч утырышлары уздырылды. Хокук саклау органнары белән дә эш алып барыла.
– Шуны да истә тотарга кирәк: республикада иң зур мәгариф системасы эшли: 959 балалар бакчасы, 1236 мәктәп, 92 көллият бар. Республика мәктәпләрендә – 512 меңнән артык бала, көллиятләрдә 119 меңнән артык студент белем ала, – диде Премьер-министр.
Аның әйтүенчә, мәгариф учреждениеләренең үткәрү режимы ягыннан да, укучыларның тәрбия эшенә карата да хәвефсезлекне тәэмин итүдә проблемалар бар
– Балаларның хәвефсезлеге – ул бер тапкыр гына үткәрелә торган кампания түгел. Бу – сезнең һәрберегезнең көндәлек, җентекле эше. Барлык җаваплы затлардан әлеге йөкләмәләргә максималь җитдилек белән карауларын һәм үзегезнең кул астында булган учреждениеләрдә хәвефсезлекне тәэмин итүне оператив хәл итүне сорыйм, – дип ассызыклады Андрей Назаров.
Ул җаваплы кешеләрнең фикерләрен тыңлады һәм тагын бер тапкыр бу бурычны тиешенчә үтәргә чакырды.