“Бу хәлләрне миңа авыл җирендә яшәгән, зиратларга кагылышы булган кешеләр – караучылар, кабер казучылар сөйләде, - дип ишеткәннәре белән уртаклашты Ирина исемле ханым. - Туганнарының каберенә килгән кешеләрдән дә сәер тарихлар ишеткән булды. Ышаныргамы, юкмы аларга – үзем дә белмим. Шулай да, ишеткәннәрем турында башкалар белән дә уртаклашасым килә”.
Беренче очрак. “Авыл зиратына мәрхүм иремнең каберенә килдем. Каберләр яныннан узып барганда, кинәт хатын-кыз елаган тавыш ишетәм. Тирә-ягыма карыйм – беркем дә юк. Тавыш көчлерәк ишетелгән урынга якынрак килдем, һәйкәлгә карадым – биредә күптән түгел генә мәрхүм булган кыз җирләнгән. Якынырак килдем. Елаудан туктадылар. Нәрсә булгандыр, әлегә кадәр белмим”, - дип сөйләде күршем Надежда Игоревна.
Ә бу хәлне зират караучы Николай сөйләде. Кичен иске зиратта яңа кабер казып, иртәгәгә әзерләп куярга кирәк иде. Николай инде эшен тәмамлаган, очраклы рәвештә кабер янында онытылып калган инструментын алырга киткән. Һәм кинәт кемнеңдер үзен исеме белән чакыруын ишеткән. Тавыш каяндыр куаклар артыннан килгән. Борылып караса – тынлык. Беркем юк.
Николай кире иптәшләре янына йөгергән, ләкин артта коточкыч улау һәм ыңгырашу тавышлары ишетелгән.
Иптәшләренең өчесе дә Николайны куып җитеп килгән зур кара күләгә күрүләре турында сөйләгәннәр. Кабер ягыннан эт өргән һәм ыңгырашкан тавышлар ишеттек, дигәннәр. Әгәр Николай борылып караса, нәрсә булыр иде икән, уйларга да куркыныч. Шушы вакыйгадан соң ул, кояш баегач, иске зиратка бөтенләй йөрмәс булган.
“Ул шактый чал төшкән башын күрсәтте һәм чал чәчләрнең күпчелеге нәкъ менә шул вакыйгадан соң барлыкка килүен аңлатты”, - ди Ирина.
Виктор исемле икенче эшче бер аллеяда даими рәвештә өч мәетнең өрәкләре пәйда булуын сөйләде. Ир-атларга - якынча 60, хатынга 57 яшь тирәсе. Виктор әйтүенчә, ул үзе берничә тапкыр бу каберләрдән ниндидер аңлаешсыз субстанция күтәрелгәнен күргән.
“Каберлекләрдә сәер хәлләр очрап торадыр инде ул, ләкин менә аларның шаһитлары булырга язмасын, бик куркыныч”, дип сүзен тәмамлады Ирина.
Фото: dailymail.co.uk