Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 февраль , 11:29

Мин хаклы, ә туганнар апа яклы

7 ел элек безнең нәнәй Уфа уртасындагы фатирын шәһәр читендә урнашкан ике бүлмәлегә алыштырды. Өстәмә түләү алып (доплата). Шул өстәмә түләүгә килгән акчаны миңа бирде һәм мин аны ипотека буенча сатып алган фатир өчен беренчел взноска керештем. Ә фатирын ул карт көнендә финанс ярдәм күрсәтү һәм тәрбияләү шарты белән минем апама калдырачак дип килешенде.

Мин хаклы, ә туганнар апа яклы
Мин хаклы, ә туганнар апа яклы

7 ел элек безнең нәнәй Уфа уртасындагы фатирын шәһәр читендә урнашкан ике бүлмәлегә алыштырды. Өстәмә түләү алып (доплата). Шул өстәмә түләүгә килгән акчаны миңа бирде һәм мин аны ипотека буенча сатып алган фатир өчен беренчел взноска керештем. Ә фатирын ул карт көнендә финанс ярдәм күрсәтү һәм тәрбияләү шарты белән минем апама калдырачак дип килешенде. Нәкъ апа шушы схеманы тәкъдим итүче һәм хуплаучы булды. Миңа ничектер барыбер иде, чөнки иремнең үз фатиры бар. Без шунда яшибез.

Тик менә хәзер нәнәйгә җитди даими тәрбия таләп ителә - медицина ярдәме генә түгел, көндәлек тәрбия дә. Апа кияүдә. Яхшы һөнәре һәм эш тәҗрибәсе булса да, берничә ел инде эшләми, чөнки иренең хезмәт хакы яхшы. Балалары юк. Кода белән кодагый аерым, шәхси йортта яшиләр. Тик җизни апага нәнәйне үзенә алырга рөхсәт итми. Шәфкать туташы яки сиделка яллар өчен акча да бирми. Ниндидер сәбәпләр аркасында апа нәнәй янына күченеп торырга теләми. Күрәсең, шулай ук ире аркасындадыр. Һәм менә бу, янәсе, котылгысыз хәл килеп туу сәбәпле, мин апага йә сиделкага түләргә акча бирергә тиеш, йә апа белән чиратлашып берәр атна нәнәй янында яшәп торырга тиеш.Тегесе дә, монысы да мөмкин түгел, чөнки минем кечкенә балам һәм эшем бар.

Минем ирем апа фатирның яртысын бүләк итеп язса, без карау өчен түләячәкбез диде. Аның фикеренчә, бу гадел булачак. Чөнки мин алган өлеш апаныкына караганда 2,5 тапкырга кимрәк. Әлеге вариантны тәкъдим иткәннән соң, нинди давыл купканын сөйләп тормыйм инде. Мин хәйләкәр дә, оятсыз да, комсыз да булып калдым. Апа белән җизнинең реакциясенә гаҗәпләнмим, әмма барлык туганнар диярлек алар ягына басты. Барысы да мине гаепли. Имеш, карап үстергән нәнемә рәхмәтем шундый. Ә апаны ул карап үстермәгәнмени? Гаделлек булырга тиеш. Мин хаклы түгелме?

Рәйлә.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас