“Бу хәл унбиш ел элек булды. Якшәмбе көнне бәлеш пешердем”, - дип үз башыннан кичергәннәр белән уртаклашырга булды Ирина исемле ханым. Уйланырга урын булыр дип ул сөйләгәннәрне бәян итәргә булдык.
“Ирем – ул шофер – төшке ашка кайтты. Зур бәлештән тыш вак бәлешләр дә күп пешергән идем. Ирем эшкә барышлый әниемә күчтәнәчләр кертеп чыгарга тәкъдим итте. Ул бездән ерак түгел поселокта яши иде. Мин әнигә дип күчтәнәчләр әзерләдем. Кече кызым да “нәнәемә барыйм әле” дип сорый башлады. Ахирәтен дә үзе белән бергә алып барырга теләде.
Кызлар ахирәтнең әти-әнисеннән сорарга дип йөгерделәр, ә без ирем белән автобус янына киттек. Күчтәнәчләремне урнаштырдым да, кире өйгә керергә җыендым. Һәм кинәт башымда ап-ачык булып ир-ат тавышы яңгырады: “беркая да бармагыз, авария булачак".
Мин эчемнән генә: "Нинди авария тагын?! Иремнең бу маршрут буенча йөз тапкыр үткәне бар.Өстәвенә, ул бик тәҗрибәле шофер", - дип уйладым. Шулай да иргә, бәлки, икенче тапкыр барырсың, дидем. Кызлар үпкәләр бит, диде ул җавап итеп.
Ниһаять, балалар йөгереп килеп җиттеләр. Кинәт кенә мин дә алар белән барырга булдым. Теге серле кисәтү баштан чыкмый гына бит. Юкка гына яңгырамады инде ул, ә болай, ичмасам, андый-мондый хәл була калса, яннарында булырмын.
Ирем микроавтобус руле артына утырды, ә мин балалар белән арттагы урыннарга урнаштык. Әгәр фаҗига булса, балаларны тәнем белән каплармын, дип уйладым. Ләкин юлда барысы да тыныч иде. Әни яшәгән йортка кадәр нибары өч квартал гына калды. Мин тынычлана башладым.
Көтмәгәндә борылыштан зур тизлектә нәкъ безнеке кебек микроавтобус килеп чыкты. Ул туктарга өлгермәде һәм нәкъ балалар утырган урынга килеп бәрелде. Мин соңгы секундта кызларны утыргычтан йолкып алырга өлгердем. Аларның өстеннән вак пыяла яңгыры үткән мени...
Томан эчендәге кебек, машинадан төштем һәм: “Миңа авария булачак дип әйткәннәр иде бит! Ә мин, исәр, тыңламадым!", - дип ачыргаланып кычкырдым. Ирем миңа һушы китеп карап торды. Ә мин кинәт кенә юл тузанына утырып, елап җибәрдем. Барысы да машиналар бәрелешкәннән соң миндә шок дип уйладылар.
Ә миңа безне кисәткән фәрештәгә фаҗига турында кисәткәне өчен рәхмәт әйтүдән башка чара калмады. Нәкъ менә шуңа күрә мин балалар янына утырдым һәм аларны үлемнән коткарып калырга өлгердем. Фәрештәләр бар һәм аларның барлыгына ышанырга кирәк”.
Фото: freepik.com