— Ир-ат — гаиләне тәэмин итүче. Хатынының үзеннән күбрәк акча эшләвен ул авыррак кичерергә, үзен уңайсыз хис итәргә мөмкин. Кайбер очракта гаиләдә бу бәхәс тә китереп чыгара. Ир-атның көнләшә башлавы да ихтимал. Хатын күпме акча эшләвен иренә сиздермәсә яхшырактыр. Шул рәвешле ул иренең дәрәҗәсен дә төшермәячәк. Ир-ат белән хатын-кыз төрлечә фикерлиләр. Күп очракта ир-атлар зур адымнар ясарга икеләнә. Хатынының үзеннән күбрәк акча эшләвен белгәч, бөтенләй үзен ким хис итүе бар, — ди имам.
Фото: istockphoto.com.