Бүген, 30 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Быелгы Юллама “Барысы да җиңү өчен” дип аталды һәм тулысынча диярлек махсус хәрби операция мәсьәләләренә багышланды. МХОда катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү төп бурычларның берсе итеп билгеләнде.
Республика җитәкчесенең Юлламасы тирән мәгънә белән сугырылган иде диде, үз фикере белән уртаклашып, МХО ветераны, “Башкортстан Геройлары” программасында катнашучы Мәҗит Тәлгать улы Байдәүләтов.
– Мөрәҗәгатьнамәнең коры саннар һәм бурычлардан гына тормавы, ә МХОның асылын ачып бирүе миңа тәэсир итте. Юлламада МХО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары да, республиканың эшчәнлеге җиңүгә ирешүгә күз тотарга тиешлеге дә әйтелде.
Радий Фәрит улы “Барысы да Җиңү өчен!” дигән тарихи сүзләрне китерде. Чынлап та, республика ышанычлы тыл булып тора. Төбәк Башлыгы безнең ата-бабаларның батырлыгын үрнәк итеп куя. Бүген безнең халык шундый ук батырлыклар эшли. Аның берсе фронт линиясендә барса, икенчесе – тылда. “Беренче юрта” проекты, дроннар, аларга двигатьләр эшләү, МХО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына 50ләгән ярдәм чарасы һәм башкалар – болар барысы да җиңүне якынайтуга ярдәм.
Ә “Башкортстан геройлары” программасы хезмәт тәҗрибәсен тыныч тормышта кулланырга, республикага һәм кешеләргә файдалы булырга мөмкинлек бирә. Шуны әйтәсем килә: фронт сызыгын үткәннәр икейөзлелек һәм ялганны кабул итми. Алар бик күп мөһим проектларны һәм башлангычларны уңышлы тормышка ашырырга сәләтле, – диде Мәҗит Тәлгать улы.