Качып йөреп арыгач, картайгач, сәламәтлеге киткәч, балалары да исенә төшәр...
Инде күпме тапкырлар сыналган, картайганда балалары искә төшә, гаилә җылысы кирәк була башлый!
Зур суммада алимент бурычы булган башкортстанлы эзләүгә игълан ителгән. Ир балигъ булмаган ике баласын карау өчен акча бүлми. Башкортстанның Дәүләкән районы суд приставлары Артур Ринат улы Нигъмәтуллинны эзли башладылар. Аңа карата үз балаларына бурыч буенча эш кузгатылган.
Ирнең балигъ булмаган ике баласына алимент бурычлы-800 мең сумнан артып киткән индек.
“Нигъмәтуллин А.Р. суд приставлары хезмәтеннән озак вакыт качып йөри һәм соңгы билгеле яшәү урыны буенча да юк., Россия ГУФССП инициативасы буенча ул эзләүгә игълан ителгән", — дип аңлаттылар суд приставларының төбәк идарәсе матбугат хезмәтендә. Гражданинның кайда булуы турында ни дә булса белүчеләрнең Башкортстан буенча Русия Федераль суд приставлары федераль хезмәтенең дежур частенә хәбәр итүләрен сорыйбыз.
Тел :8 (347) 273-56-40, (34768) 3-01-95.