Онытылмас көн булды.
Балалар гәзит укымый дибез. Дөреслек тә бар инде бу фикердә. Хәер, күп өлкәннәр дә кулына гәзит-журнал тотып утырмый хәзер. Шуның белән балаларына, оныкларына кире үрнәк күрсәтә. Ә без басма матбугатка битарафларга оят булырлык мисал китерә алабыз. Әйе. Уфадагы 84 санлы татар гимназиясе ул.
Гимназиянең 4 е сыйныфында 15 бала (!) “Өмет” гәзитен яздырып укый. Башкортстанда башка бер шәһәр яки районда да андый актив сыйныф юк!
Кичә алар безнең редакциядә кунакта булды. Курчак театры артистлары килде. Балалар театрның әкият иле белән якыннан таныштылар, “Бәхет кошы” уенында бүләкләр оттылар, җырлап-биеделәр, аннары тәмле күчтәнәчәләр белән чәй эчтеләр, фотоларга төштеләр. Бу хакта тулырак гәзитнең алдагы санында укырсыз.