Уйланырга урын бар
28 Января , 04:18

“Юллама гаилә кыйммәтләрен ныгытуга бер адым булыр дип уйлыйм”

Шулай ди Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, күп балалы әни  Диана Фәррахова.

https://vk.com/farakhova_dianahttps://vk.com/farakhova_diana
Фото:https://vk.com/farakhova_diana

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 30 гыйнварда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Республика җитәкчесенең Юлламасы, гадәттәгечә, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, чөнки анда икътисади хәлне һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдән алып, экологик балансны һәм мәдәни байлыкны саклауга кадәр төбәк тормышының мөһим мәсьәләләре яктыртыла. Һәм, әлбәттә, социаль өлкәгә дә зур игътибар бирелә. Шуңа һәркем үзен кызыксындырган мәсьәләр буенча яңалыклар ишетергә өмет итә.

Бу уңайдан Башкортстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, хәйрия, гаилә һәм балалык мәсьәләләре буенча комиссия рәисе, күп балалы әни Диана Таһир кызы Фәррахова да Юлламага зур өметләр баглавын белдерде.

– Быел республикада Зур һәм тату гаилә елы булгач, без сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, гаилә һәм балалык мәсьәләләре буенча комиссия исеменнән Юлламада республикабыз үсешенең төп юнәлешләре бигрәк тә шушы ел кысаларында чагылдырылыр дигән ышанычтабыз.

Юлламада республикабызда яшәгән 69 меңнән артык ишле, шулай ук яшь һәм тулы булмаган гаиләләргә ярдәм буенча чаралар каралыр, дигән уйдабыз. Балаларга белем алу һәм аларның ялын оештыру өчен өстәмә инфраструктура объектлары булдыру мөһим. Бу гаиләләргә вакытларын балалары белән бергә күбрәк үткәрергә мөмкинлек бирер иде. Ә ул, үз чиратында, гаилә бәйләнешләрен ныгытуга бер адым булачак.

Шулай ук җәмгыятьтә гаиләләрнең абруен күтәрү, гаиләнең уңай образын булдыру, аның кыйммәтләрен үстерү буенча да тәкъдимнәр ишетербез дип көтәбез, – диде ул.

Аның әйтүенчә, республика Башлыгының Юлламасы Башкортстанда зур һәм тату гаиләләрнең артуына мөһим бер адым булыр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас