Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 гыйнвар , 12:55

Озак яшәвенең сере – начар гадәтләрдә?!

    101 яшьлек әбинең кызы Сунпин әнисенең озын гомерле булуының серен... зарарлы гадәтләрдә күрә.

Озак яшәвенең сере – начар гадәтләрдә?!
Озак яшәвенең сере – начар гадәтләрдә?!

    101 яшьлек әбинең кызы Сунпин әнисенең озын гомерле булуының серен... зарарлы гадәтләрдә күрә.

    Аның әйтүенчә, шундый гадәтләрнең берсе – әбинең төнлә торып капкалап алуы икән. Юэцинь (әбинең исеме шулай)  кичләрен телевизор карарга ярата, шуңа күрә еш кына төнге икедән соң йокларга ята. Аннары ул иртән 10.00нар тирәсендә тора һәм бер чынаяк яшел чәй эчә, ә соңрак иртәнге аш ашый.

    Төшке ашны Юэцинь үткәреп җибәрә, ди кызы. Ә менә кичке сәгать алтыда кичке аш ашый. Төнлә ачыгып китсә, еш кына чипсы шикелле зарарлы ашамлыклар ашарга ярата икән. "Минем әни — яшүсмер кебек!"- дип Сунпин.

   Кызы әйтүенчә, элек аның әнисе бик актив булган: өйләр җыештырган, кунаклар кабул иткән, күп йөргән. Ләкин бервакыт егылып, кулын нык имгәткән. Шуннан соң туганнары әбине өй эшләреннән тыйганнар, ул бушаган вакытын көндез йокыга сарыф итә башлаган. Шул рәвешле аның көн режимы үзгәргән. Көндез йоклап алса да, әби төнен дә тиз йоклап китә икән. Йокысызлыктан интекми. Моннан тыш, аның аппетиты да яхшы. Яраткан ризыгы – су  каштаннарыннан ясалган желе.

    Сунпин озак яшәү өчен иң мөһиме — ашау һәм йоклау гына түгел, ә яхшы кәефне саклау, дип саный. “101 яшьлек әни  ачуланмый, тиргәшми һәм тормышны  артык җитди кабул итми, үпкә тотмый",  -  дип кызы.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас