Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
23 гыйнвар , 11:44

Үлемнән соң яшәү бар

Йөрәк клапанын алмаштыру операциясе вакытында гаҗәеп хәл булган.

Үлемнән соң яшәү бар
Үлемнән соң яшәү бар
Үлемнән соң яшәү бар
Титу Ривас, Энни Дирвен һәм Рудольф Смит Голландия нейробиологлары төркеме клиник үлемнең 70-тән артык анализына нигезләнгән тикшеренү үткәргән. Клиник үлем кичергән пациентлар җанның тәннән аерылып чыгуы һәм физик тышчадан башка яшәүләрен дәвам итү феномены турында сөйләгән.
Йөрәк клапанын алмаштыру операциясе вакытында гаҗәеп бер хәл булган. Кардиохирург Руди пациентның клиник үлемен теркәгән. Ләкин көтмәгәндә медицина приборлары аның йөрәк эшчәнлеге терелүен теркәгән, һәм табиблар әйтүенчә, авыруга башкача ярдәм кирәкмәгән.
Пациент клиник үлем кичергән вакытында булган вакыйгаларны җентекләп тасвирлаган. Ул медицина персоналының ниләр эшләвен, хәтта шәфкать туташы язган вак детальләргә кадәр исенә төшергән. Бу вакыйга уникаль булып санала, чөнки пациент клиник үлем кичергән вакытында күзләре бәйләүле булуы сәбәпле, боларның берсен дә үз күзләре белән күрә алмаган.

Фото: istockphoto.com

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас