Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
22 гыйнвар , 15:15

“Артыгын ашамагыз. Ыштаныгыз юешләнер...”

Бу тормышта һәркемнең бер мәртәбә булса да уңайсыз хәлгә калганы бардыр.

“Артыгын ашамагыз. Ыштаныгыз юешләнер...”
“Артыгын ашамагыз. Ыштаныгыз юешләнер...”

Бу тормышта һәркемнең бер мәртәбә булса да уңайсыз хәлгә калганы бардыр. “Эх, оятка калдым!” дип әйтмәгәннәр бик сирәктер ул.

   Без бәян итәчәк хәл Американың Орландо штатында булган. Аны сөйләвебезнең максаты – артыгын ашамагыз. Югыйсә, оятка калуыгыз бар.

   Эш шунда – 18 яшьлек кыз күңел ачу паркына килгән. Аттракционнарда йөри торгач, ачыккан һәм ярыйсы ук нык кына билбау астын ныгыткан. Ачыгуы нык булгандыр инде кызның, күңеле булганчы ашаган...

   "Ашаганнан соң берничә сәгать үтүгә, эчем бора башлады, - дигән ул. – Барысы да тәртиптә, бары тик газларны гына чыгарырга кирәк”, дип тынычландырган ул үзен.

    “Ничек кенә булмасын, чыгардым мин ул газларны.  Башта моны юеш “пук” дип кенә уйладым. Ни дисәң дә, Орландода эссе бит. Аттракционнар буйлап артабан барырга җыенгач,  арт ягымның юеш икәнен аңладым. Туктап калдым: “Неужели?!...”

   Артабан кыз, әнисе янына йөгереп барып, арты белән борылган һәм  шортигын каравын сораган. Андый-мондый эзләр күренмиме, янәсе. Әни кеше “юк” дип җавап биргән. Кыз аңа ышанмыйча, җәмәгать бәдрәфенә йөгергән.

   "Шортымны төшерәм, һәм менә ул – минем эч киткән. Егылыплар китәрсең! Мин чак космадым. Нәрсә эшләргә белмичә, үксеп елап җибәрдем. Тирләп, елап, шешешеп беткән килеш унитазда утырдым. Нәтиҗәдә, нәнәем, чын героиня буларак, миңа яңа шортиклар сатып алып килде. Тик ул төнне мин елап йоклап киттем", - дип сөйләгән кыз.   Артыгын ашамагыз, җәмәгать. Ыштан юешләтүегез бар.

Автор: Таҗиева Руфина
Читайте нас