Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
15 гыйнвар , 17:12

“Алмаш килсә, мин дә пенсиягә китәр идем”

Шулай ди хаклы ялга чыккач кабат эшкә керешкән Рәшидә апа...

“Алмаш килсә, мин дә пенсиягә китәр идем”
“Алмаш килсә, мин дә пенсиягә китәр идем”

Шулай ди хаклы ялга чыккач кабат эшкә керешкән Рәшидә апа...

 

Көрткә күмелеп барган тын авыл урамнары буйлап, тансык ак карны шыгырдатып, җитез адымнар белән бер ханым атлый. Килә-килә дә, әле – уңга, әле сул якка киткән киң сукмакларга борылып кереп, кеше кулы тигәнен зарыгып көткән почта әрҗәсенә җан җылысы кушып бизәлгән гәзит яки журналны сала. Аннары тагын, шулай ук җитез адымнар белән юлга чыгып, алга атлый. Еш кына, аның иңбашы аша аскан букчасыннан тыш, кулында биштәрләп тоткан сумкасы да була. Ул очракта инде ул капка төбеннән борылмый, ә таныш капкаларны киң ачып эчкә үтә. Шунда өй эчендә дә күңелле гөрләшү уяна. Бу шатлыклы ыгы-зыгы юан бүрәнәле агач йортларның да, калын кирпечтән салынганнарының да диварларын үтеп, урамга ук чыга да, шул тансык авазларга сусаган авыл урамында да яңгырап-яңгырап китә. Шат аралашу кайтавазы авыл өстендә бераз эленеп тора да, татлы төтен кебек сыек кына булып таралып югала. Ул да түгел, шул күңелле ыгы-зыгы кабатланып, көче артып, ак тынлыкка бәреп килеп чыга. Гөр-гөр килгән моң, аның саен ачыграк ишетелеп, капкага җиткән кунакны күңелле итеп озату, тагын килергә дәшү, ике якның саубуллашуы кебек таныш бер көйгә салына һәм бер өзелә, тынып кала. Кышкы тынлыкны ярып, тегендә өй ишеге, монда капка ябыла һәм таныш сын шул ук җитез адымнар белән урам уртасына чыгып алга ашыга. Аның һәр хәрәкәтендә кыюлык, корычтай холык, максатлар, зур теләк, уңганлык, булдыклылык чалымнары бөркелеп китә. Йөзенә чыккан елмаюы бөтен урамны яктыртырлык нурлы. Аның ышанычлы адымнарында тоташ бер авылның гаме, аның яме, бүгенгесе һәм иртәгәсе бергә хәрәкәттә. Ул аның үткәнен дә яхшы белә, анысы да күңел түрендә, уйларында – анысы да иптәш. Бу күркәм зат тынып калган авылның тыны, сулышы, яшәү чаткысыдыр. Хуҗалары күзләре белән баккан тәрәзәләр артында нинди гамь, нинди ямь яши, шатлыкмы анда, әллә әрсезләнеп хәсрәт кереп барамы – боларның барысын да ул гына шулай яхшы белә. Ятимләнеп баручы авылларга җан өреп, яңа  сулыш, өмет чаткылары таратучы бу изге зат хат ташучы булыр!

 Әнә шул изге миссияне үтәүче  Рәшидә апаны һәм аның кебек уңган булып калган сабыр һәм тынгысыз затларны күз алдыннан үткәреп, иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе итеп, алар үтүче чакрымнарның һәр адымында иминлек теләп, Яңа ел алдыннан бер кәлимә җылы рәхмәт белдерәсе иттек. Әйе, төп сүзебез Рәшидә апа турында. 35 ел нәшер ителүче гәзитебезне дә иң яхшы белгән, халыкны аңлы-белемле, рухиятле итеп күрергә тырышкан, шул максатларына тугрылык саклап, инде менә 14 ел хат ташучы булып эшләүче хөрмәтле апабызга ничек инде рәхмәт әйтмисең... Рәшидә апа авылның үткәнен дә белә дидем. Әйе, ул бит үзе дә Сүлте кызы, Сүлте килене. Моннан 65 ел элек 9 февральдә Мәүлидә белән Суфиян Нәбиевларның 4 балалы гаиләсендә икенче бала булып туган ул. Гади авыл баласы кебек җиң сызганып эшләп үскән. Аннары әлеге вакытта билгеле композитор Данил Хәсәншин исемен йөртүче урамда яшәгән Хисмәтуллин Рәфил абыйга кияүгә чыккан. Ике кыз, бер малай үстергәннәр. Рәфил абыйны гына чир аямаган (урыны оҗмахта булсын), ашыктырган.

Элек авылларда комплекслы кабул итү пунктлары була иде. Рәшидә апа шунда 15 ел кабул итүче булып эшләгән.

–Халыкка 21 төрле хезмәт күрсәтә идек. Һәрвакыт планнарны

арттырып үтәдем. Күп тапкырлар район гәзитендә минем турыда язып чыгардылар, – ди Рәшидә апа. – Ул пунктлар ябылгач, үзебезнең С. Юлаев исемендәге колхозда 15 ел диспетчер булып хезмәт куйдым. 50 яшем тулгач пенсиягә чыктым. Яшь чак бит әле. Эшләми ята торган вакытмыни? Бервакыт почтага барып керсәм, таратылмаган гәзит-журналлар өелеп ята. Почта бүлеге җитәкчесе Зәбирә иде ул вакытта. Шуларны таратып чыкмассыңмы дип, елардай булып сорады. Шулай мин хаклы ялга чыккач, яңадан эшкә тотындым, хат ташучы булып киттем. Гыйнвар аенда почтада эшли башлавыма 14 ел була, Аллаһым боерса. Монда да тырышып эшлим. “Өмет” редакциясе кунакка чакыргач, уңганнар арасында мин дә Уфага бардым. Шулай, редакция коллективын танып торам. Ә эшебез авыр түгел, үземә ошый. Гел кеше белән аралашып тору рәхәт. Гәзит-журналларга язылу ункөнлегендә һәр өйгә керәм. Кешеләр язылмый калмыйлар. Кайберләре 5-10ар данәгә языла. Янтуганнан Галиева Лүзә, Усманова Нәфисә, Исламова Миңлегөл, Гыйльманова Альбина, Яңа Аташтан – Йосыпов Тәбрик,  Мөфлиханова  Альмира,  Фәхруллина Галия; Сүлтедән Миңнуллина Олия, Зиннәтуллина Резида, Шәйхетдинова Зәбирә, Хәҗиева Әлфә, Нәбиева Мәүлидә 4–7әр данә яздырып алдыра, – ди Рәшидә апа. “Өмет” гәзитен бер дә калдырмый яздыручы апа-абыйларның исем-шәрифләрен да атап үтте. Тугры дусларыбызга зур рәхмәт, алдагы елларда да бергә булырга язсын.  Барысының да исемнәрен атамасак, гаеп итмәсеннәр, ә менә Мәүлидә апа турында әйтми булмый. Нәбиева Мәүлидә апа  Рәшидә Суфиян кызының әнисе. Хөрмәтле апабызга октябрь аенда 93 яшь тулган. “Өмет”не беренче көннәрдән үк бер дә калдырмый алдырып укый, Сөбханаллаһ. Мәүлидә апаларның әтиләре Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. 10 бала (!) ятим калганнар. Шундый сынауларны кичкән буын вәкиле ул! Мәүлидә апа үз өендә яши, чөнки үзен-үзе карый ала. Ә үзләренә яшәргә чакырган балаларына бер генә кичкә кунакка барып кайта икән. Менә нинди матур картлык! Ул яшьтә гомер иткән нигездән аерылуы алар өчен иң авыр сынау шул.

Шундый теремек әнисе булгач, Рәшидә апага да бирешергә ярамый, йөгереп кенә эшләп йөри. Ул берүзе 4 авылны хезмәтләндерә. Гәзит-журналлар таратып кына калмый, утка-газга түләүләрне дә җыя. Илеш районының Янтуган һәм Яңа Аташ авылларында кибет булмау сәбәпле, тормыш кирәк-яракларын алып килгәнен дә көтеп торалар. Рәшидә апа үзе машина йөртми. Бу юлларны җәяүләп тә, юлдашлар белән дә үтә икән.

–Нишләптер, почта да соңгы арада вакытында килми башлады. Почта

килсә, тиз үк таратырга тырышам. Әле менә“Өмет”нең соңгы саны безгә килеп җитмәде, дип борчылып әйтеп куйды ул.– Яшьләр эшкә килми, шунысы күңелне кыра. Алмаш килсә, мин дә пенсиягә китәр идем. Почтабыз авыл хакимияте бинасында урнашкан. Бинабыз җылы, якты. Эшебез авыр түгел. Алдагы елда безгә эшкә яшьләр килер дип ышанам, көтәм.

 Бөтен аналарның теләген юллыйм – тизрәк сугышлар бетсен, илләргә тынычлык килсен. Гәзит-журналлар укып, аралашып, бер-беребезнең хәлләрен белешеп, ямьле итеп яшик, – дип изге теләкләрен җиткерде уңган хат ташучы Рәшидә апа Хисмәтуллина.

 

 

 

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас