Бу органны күчереп утырту нигә кирәк булган?
Бер ир-егеткә донор ярдәме кирәк булган. Энергетикларны озак куллану аркасында аңа икенче йөрәк күчереп утырту кирәк булган. Бу хакта TengriNews хәбәр итә.
Ир кеше сөйләгәнчә, ул мондый эчемлекләрне утыз яшьләр тирәсендә еш куллана башлаган. Ул «иртәдән төнгә кадәр» пешекче булып эшли, еш кына сменада берүзе кала. Эштә йокламас өчен биш ел дәвамында энергетиклар кулланган. Башта бер банка эчсә, арытаба көненә ун банка чамасы эчә башлаган.
Шул ук вакытта эчемлек организмын “ашаган”. Ир үпкә ялкынсынуы белән авырган, йөрәге сызлый башлаган. Энергетикларны артык куллану аркасында аның гомерен саклап калу бик катлаулы мәсьәләгә әверелгән, аңа йөрәк күчереп утырту кирәк булган. Берничә айдан соң белгечләр операция уздырганнар. Хәзер ир эшләми, чөнки аңа тернәкләнү өчен вакыт кирәк.
«Тернәкләнеп беткәч йөзү белән шөгыльләнергә һәм эшкә кайтырга хыялланам, әмма элеккеге йөкләнешләрдән тыш, нормаль график һәм ял көннәре белән», – дип сөйләгән зыян күрүче. Ул шулай ук үзендә «чит» йөрәк булуын сизмәвен дә белдергән.
Хәзер инде ул тәмам аңлаган, балаларына энергетиклар, чипсылар һәм газировка сатып алуны тыя!
Фото: 2ch.life