Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
14 гыйнвар , 11:46

Бакчада бу үсемлекләр булырга тиеш түгел!

Хәвефле үсемлекләрне закон белән тыймакчылар. 

suzory.ru
Фото: suzory.ru

Башкортстанда хәвефле инвазив үсемлекләр исемлеген булдырачаклар.

Тиешле үзгәрешләр Башкортстанның Экология кодексына һәм Махсус сакланучы табигать территорияләре турындагы канунына кертеләчәк.

Дәүләт Җыелышы – Корылтай спикеры Константин Толкачев аңлатуынча, әлеге инициативага ярашлы, җир кишәрлекләре милекчеләре бу реестрдагы үсемлекләрне ачыкларга һәм юкка чыгарырга тиеш булачак. Махсус сакланучы табигать территорияләре һәм урманнар өчен аерым тәртип карала.

“Инвазив үсемлекләр, борынгы төрләрне кысрыклап, территорияләрне агрессив рәвештә басып алалар. Бу биотөрлелекнең деградациясенә китерә”, – ди Толкачев. Аның сүзләренчә, кайбер үсемлекләр, мәсәлән, Сосновский борщевигы, кеше өчен аеруча хәвефле, ул тән тиресендә авыр пешүләр китереп чыгара.

Закон проекты республика парламентының язгы сессиясенең беренче пленар утырышында каралыр дип күзаллана.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас