Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 гыйнвар , 18:54

Меңнән артык хайван батып үлде

Бөредә боз астына киткән сарыкларны чыгару эше дәвам итә.

Меңнән артык хайван батып үлде
Меңнән артык хайван батып үлде

Бөредә боз астына киткән сарыкларны чыгару эше дәвам итә.

 

Боз астында меңнән артык хайван батып үлде. Башта анда берничә йөз баш дип эш башланган иде.

Бөре районында Үзәт күлендә гадәттән тыш хәлләр буенча ярдәм күрсәтхчеләр декабрь уртасында боз астына төшкән сарыкларның үләксәләренчыгаруны дәвам итә.

Русиянең Башкортстан буенчча ГТХидарәсе җитәкчесе Кирилл Первов хәбәр итүенчә, анда 10 коткаручы һәм дүрт берәмлек техника эшли. 1250 сарык үләксәсе судани чыгарылган. Элегрәк коткаручылар бу операциянең ничек узуы турында сөйләделәр. Инцидент 16 декабрьдә Луч хуторы янында була. Сарык көтүе (көтүчесе юлны кыскарта) юка боз өстеннән аша чыкмакчы була. Фермер-сарык хуҗасы, 20 млн сумнан артык зыян күргән.

Бу күлне хәзер “Үҗәт” дип түгел, икенче төрле атый башлаганнар...

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас