Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
5 гыйнвар , 20:18

Җир йөзендә пластик күпме?

Ул океанда утраулар барлыкка китерә.

Җир йөзендә пластик күпме?
Җир йөзендә пластик күпме?
Индонезиядә пластик шешәләрдән 12 метр озынлыгында тунель төзегәннәр.  "Пластик чүп музее"н төзү өчен 4 меңнән артык шешә файдаланылган.
Хәзер пластик урман-кырларга чыксаң да, урамга чыксаң да, кем әйтмешли, аунап ята.  Пластикның хәтта дөнья океанын "яулавы" билгеле.  Бүген Тын океанның көньяк өлешендәге Хендерсон утравына якын җир пластикның иң тыгыз урнашкан урыны.  Утрауны тикшергән галимнәр анда дөньяның дүрт почмагыннан җыелган пластикның 38 миллион фрагментын санаган. Дөнья океаны пычрануы - бүген дөньядагы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Диңгезләрне пычратуга аеруча Көньяк-Көнчыгыш Азиянең кайсыбер илләре  зур өлеш сала.  Пластик калдыклары Тын океанда утраулар барлыкка китерә.  Шулай ук иң эре чүп таплары Төньяк Атлантика, Һинд океанында өелгән. Галимнәр, бүген җир йөзендә миллиардларча тонна пластик санала дип белдерә.
Билгеле булуынча, пластик ясау дәвере 1950нче елларда башлана. Бу вакыт эчендә сәнәгать 8 млрд. тоннадан артык пластик җитештергән. Аның күпмедер өлеше чүп яндыру заводларында яндырылган. Шул ук вакытта һәр елны йөзләрчә миллион тонна пластик җитештерелә. Файдаланылган пластмассаның зур булмаган өлеше генә яңадан эшкәртелә яисә яңадан файдаланыла.
 

Фото: france24.com

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас