Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
2 гыйнвар , 13:31

“Кешене авыл хуҗалыгында эшләргә мәҗбүр итү мөмкин түгел”

“Аның үз теләге булырга тиеш”, – ди Илшат Фазрахманов.

https://agriculture.bashkortostan.ru
Фото: https://agriculture.bashkortostan.ru

Яңа елга аяк бастык. Бүген – эшләрне барлар, алда торган елга максатлар куяр вакыт. Әмма план тәү чиратта әлегә кадәр булган күрсәткечләргә нигезләнә. Бу уңайдан республиканың авыл хуҗалыгы тармагы өчен узган ел ничек булды?

– Без чираттагы аграр елны тәмамладык. Азык-төлек хәвефсезлеге белән үзебезне тәэмин иттек дип әйтә алабыз, – диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов “Честно говоря” тапшыруында. – Узган ел безнең тармак өчен шактый яхшы булды дияргә була. Кайсыбер күрсәткечләр буенча рекордлы саннарга ирештек. Әйтик, тарихта беренче тапкыр 1 миллион тоннага якын майлы культуралар алдык. Шикәр чөгендере гектардан 500 центнерга кадәр чыкты.

Илшат Илдус улы әйтүенчә, бөртеклеләр уңышы 3,8 миллион тонна булды. Ә үзебезне тәэмин итәргә 2,2 миллион тонна җитә. Башкортстан күп юнәлешләр буенча үзен азык-төлек белән тәэмин итүгә иреште һәм экспортны актив үстерә, дип билгеләде аграр ведомство җитәкчесе.

– Гомумән алганда, без үзебезне ашлык белән тәэмин итәбез. Әмма, ни кызганыч, хаклар аграрийлар файдасына түгел. Шуңа иртәгәсе көнгә безгә башка алымнар, бүтән технологияләр кулланырга һәм икенче фәлсәфә белән карарга кирәк дип уйлыйм, – дигән фикерен җиткерде ул.

Чөнки бүген авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләр кулланыла. Алар эшне күпкә җиңеләйтә. Әмма пилотсыыз очу аппаратлары һәм башка технологияләр белән эшли белүче белгечләр кирәк.

– Бүген 45 мең кеше чимал җитештерә, 50 мең кеше шушы чималны эшкәртә һәм 5 мең тирәсе кеше хезмәтләндерү белән мәшгуль. Ягъни 100 мең кеше, совет заманы белән чагыштырганда, күбрәк продукция җитештерә. Һәм бу продукция көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. Ә ул заманча мөмкинелекләргә бәйле, – дип аңлатты министр. Мисалга ул Илеш районындагы “Урожай” токымчылык заводының яңа сөт комплексын китерде.

– Ул төбәктә югары сыйфатлы сөт җитештерүче – иң эре комплексларның берсе. “Волшебник” сөт саву роботлары эшне күпкә җиңеләйтә. Алар үзебездә җитештерелгән һәм, өстәвенә, сөтнең югары сыйфатын тәэмин итә, – диде Илшат Фазрахманов.

Заманча җитештерү шартларында яңа белгечләргә ихтыяҗ туа. Болар барысы да кадрларны әзерләүнең яңа дәрәҗәсен таләп итә.

– Бүген мәктәптән алып җитештерүгә кадәр кадрлар әзерләүнең өзлексез системасын булдыру бурычы куела. Әмма без укучылар белән эшләгәндә тәү чиратта аларның авыл хуҗалыгына кызыксынуы бармы икәнлеген ачыкларга тиешбез. Аннары гына аларны шушы юнәләштә әзерли башларга кирәк. Чөнки кешене авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүгә мәҗбүр итү мөмкин түгел. Аның үзенең теләге булырга тиеш, – диде министр.

Ә инде мондый яшьләрне аграр тармакта калдыру өчен шартлар да булырга тиешлегенә басым ясалды сөйләшүдә.

– 2025 елда кыска сроклы ташламалы кредитлар өчен Башкортстанга федераль бюджеттан 957,2 миллион сум акча бирелде, бу 2024 ел белән чагыштырганда 1,8 мәртәбә күбрәк. Шуның нәтиҗәсендә төбәкнең аграрийларына ташламалы ставка буенча гомум суммасы 22,1 миллиард сумлык 477 кыска сроклы кредит хупланды, – дип белдерде аграр тармак җитәкчесе.

Аның сүзләернчә, агросәнәгать комплексында, бигрәк тә сезонлы кыр эшләрен башкарганда ташламалы кредитларның роле бик зур.

– Бүген 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек башланды инде, бу максатларга республика аграрийларына 5 миллиард сумлык 88 кредит хупланды, – диде ул.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас