Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
2 гыйнвар , 12:54

Башкортстанда 2025 елда булган иң кызыклы вакыйгалар

Аларның барысын да рәсемдә таба аласызмы?

Башкортстанда 2025 елда шактый күп вакыйгалар булды. Шуларның берничәсе түбәндәге рәсемдә сурәтләнгән. Аларның барысын да таба аласызмы?

- Белоруссиядән китерелгән зубрларның биш бозавы туды.

- Күп еллар эчендә беренче тапкыр Уфа янында Агыйдел елгасында боз тыгылды.

- Уфада беренче тапкыр Фехтовкалау буенча Русия чемпионаты узды.

- Озак еллар эчендә беренче тапкыр Уфага Агыйдел буйлап берничә эре туристик лайнер килде.

- Ay YOLA Төркеме Homay клибының тулы версиясен тәкъдим итте.

- Уфаның үзәгендә түләүле парковкалар эшли башлады.

- “Торатау” геопаркында Русиядә беренче "алтын кадакларны" суктылар.

- “Торатау” ЮНЕСКОның глобаль геопаркы статусын алды.

- Шүлгәнташ мәгарәсен ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты дип таныды.

- Владимир Путин һәм Радий Хәбиров М-12 трассасының Башкортстан аша уза торган участогын ачты.

- Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлауның актив фазасы башланды.

-Башкортстанда беренче тапкыр Курай көне билгеләнде.

-Уфада Агыйдел елгасы аша дугалы күпер ачылды.

- “Салават Юлаев”ның баш тренеры В.Козлов Салават Юлаев ордены белән бүләкләнде.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас