Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
26 декабрь 2025, 11:57

Яңа ел өстәле артында төп хата

Яңа ел табынына ач килеш утырырга ярыймы?

Яңа ел өстәле артында төп хата
Яңа ел өстәле артында төп хата
Яңа ел табынына ач килеш утырырга ярамый, дип кисәтә безне диетологлар.
Әгәр кеше Яңа ел бәйрәмен билгеләр алдыннан көн буена ашамаса, ул өстәл артына утыргач, ризыкны тиз-тиз ашый башлаячак. Моның ашкайнату прблемаларына, эч кабаруына һәм авыртуына китерүе мөмкин. Диетологлар раславынча, ач килеш кеше сәламәт булмаган азыкка да тартыла башлый. Шуңа күрә, кичен ашказанына күп тутырмас өчен, көн эчендә тиешенчә ашарга кирәк, дип киңәш итә диетологлар. 
Шулай шул, бәйрәм алды мәшәкатьләренә күмелеп, ашау турында онытабыз. Шундый хата ясыйбыз.
 

 

Автор: Кадикова Резида
Читайте нас