Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча идарәсе начальнигы вазифасын вакытлыча башкаручы Владимир Горин белдерүенчә, елның бу фасылында техноген янгыннар куркынычы арта. Чөнки кышын кешеләр җылыту приборларын кабызалар, мичкә ягалар.
Кагыйдә буларак, кешеләр, ут һәм төтеннең тиз таралуы аркасында өйдән чыгып китәргә өлгерә алмыйча, төнлә һәлак була, ди Владимир Горин. Янгын чыгуның төп сәбәпләре: төзек булмаган җылыту приборларын куллану, электр корылмасын файдалану кагыйдәләрен бозу.
Моннан тыш, мичләрнең дөрес урнаштырылмавы һәм дөрес файдаланылмавы сәбәпле дә гражданнар һәлак була. 2025 елның 10 декабре мәгълүматларына ярашлы, Башкортстанда 7147 техноген янгын чыккан. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 19,5 процентка азрак. Кызганычка каршы, 182 кеше һәлак булган һәм шуларның 12-се - балалар.
Сулыкларда хәвефсезлекне саклау мәсьәләсе кышын да актуальлеген югалтмый. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов белдерүенчә, бу очракта, боз ватылып, кешеләр һәм техникалар су астына төшеп китә. Аеруча боз нәзек һәм тигезсез яткан урыннар куркыныч. Аянычлы хәлләр ел саен кабатланып тора. Быел да һава торышы декабрь башына кадәр җылы торуына карамастан, суда бәхетсезлек очраклары теркәлгән дә инде. "Кайсыбер "чудаклар" кайдадыр боз табарга өлгерәләр: кемнәрдер балык тота, кемнәрдер тимераякта шуарга маташа",- ди Первов.
Коткаручылар янә исебезгә төшерә: бер кешенең боз өстендә имин йөрүе өчен бозның калынлыгы 10 сантиметрдан ким булмаска тиеш.
Боларга өстәп, Яңа ел бәйрәмендә пиротехника файдалану да борчылу тудыра. Чөнки контрафакт, ягъни хәвефсез булмаган продукция, куллану куркынычы бар. Өстәвенә, гражданнар фейерверклар очырганда хәвефсезлек кагыйдәләрен сакламый.
Барчабызга да бәла-казалардан имин булырга язсын!
"Молдежная газета".