Тын юлына утырган дәфнә (лавр) яфрагы аркасында Малояз авылында яшәүче бер хатын чак тончыкмаган.
Авыруны ашыгыч ярдәм машинасы район дәваханәсенә илткән. Хатын кинәт кенә барлыкка килгән буылуга һәм авыр сулыш алуга зарланган. Пациентканың хәле ашаганнан соң начарайган, тик сәбәбен аңлый алмаган.
Табиблар ФГС үткәргән. Табиб-эндоскопист хатынның йоткылыгында сулыш юлларын каплап торучы чит әйберне күргән. Ул гадәти дәфнә яфрагы булган. Яфракны алгач та, пациентка үзен яхшы хис итә башлаган.
Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин аңлатуынча, йоткылык буенча шуучы дәфнә яфрагы сулыш юлларындагы лайлага ябышырга мөмкин. Мондый хәл бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч.
Ашаганда игътибарлы булыйк һәм ашыкмыйк, җәмәгать! Бу вакыйга һәркем өчен сабак.
"Башинформ" буенча.