Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
5 декабрь 2025, 11:39

Кайда син, кыш?

Исегездәме, көз башында “кыш үтә дә салкын булачак” дигән хәбәр таралды. Әмма әле булса көз китәргә ашыкмый.

granmax.ru
Фото: granmax.ru

Исегездәме, ел башында “быел җәй аномаль эссе булачак, һава температурасы +50 градуска кадәр җитәчәк” дип, шом салган иделәр. Әмма җәйнең эссе көннәре санаулы гына булып, август бөтенләй яңгырлы килде. Аннары көз башында янә “кыш үтә дә салкын булачак” дигән хәбәрләр таралды.

Әмма әле булса көз китәргә ашыкмый: пыскаклап яуган яңгыр, кояшсыз шыксыз көннәр инде теңкәгә тия башлады. Өстәвенә, көн кыскарганнан-кыскара барганлыктан, төштән соң күп тә үтми караңгылык пәрдәсе эленә башлый. Менә шул чакта, җир өстен ак кар капласа, яктырак булыр иде дип уйлап куясың. Мондый көннәр шәһәрдә яшәүчеләрнең кәефенә генә тәэсир итсә, авылда – бар нәрсәгә дә. Маллар гына түгел, күп урыннарда кешеләр дә баткакка бата-чума йөрергә мәҗбүр.

Шул бер рәхәте бар – көннәр җылы тора. Ноябрь исә җылы көннәре белән рекорд та куйды әле. Мәсәлән, 28 ноябрьдә Уфа-Дим аэрология станциясе буенча һава температурасы +4,2 градус булган. Бу – абсолют максимум, диделәр Башгидрометтан. Моңа кадәр әлеге датада иң җылы көн 1965 елда теркәлгән. Ул чакта һава температурасы +3,4 градуска кадәр күтәрелгән.

Башгидрометүзәк җитәкчесе урынбасары Вилора Горохольская сүзләренчә, әлеге вакытта республика территориясендә температура күрсәткечләре нормадан 8-9 градуска югарырак. Әмма мондый һава торышы аномаль булып саналмый, ди ул. Чөнки кайсыбер елларда нормадан аерма 11 градуска кадәр җиткән чаклар булган. Ләкин ноябрь ахыры бик салкын килгән, термометр баганалары -30, -32 градуска кадәр төшкән еллар да була. “Мәсәлән, 1953, 1984 һәм 1998 еллар”, – ди Горохольская.

Декабрь башында “рекордчы” көннәр булырмы-юктырмы, әмма айның икенче декадасы башында кар яварга ихтимал, диләр.

“Әгәр әлеге фаразлар үзгәрмәсә, якынча 9-10 декабрьдә безнең территория аша зур булмаган циклон үтәргә тиеш, ул кыска вакытлы кар алып килергә мөмкин”, – дип ышандырды Вилора Горохольская.

Белгечләрнең бер төркеме мондый карсыз декабрьгә һич аптырарга кирәкми, андый еллар тарихта булган, бу цикллар алмашынуы күренеше генә дисә, икенчеләре бу хәлнең климатның җылынуына бәйли. Әйтик, Уфадан климат буенча галим Рита Камалова Русиянең климат системасы бик тиз үзгәрә, ди. Һәм соры, юеш, аномаль җылы Европа кышлары хәзер бездә еш кунак булачак, дип фаразый ул. Соңгы 2-3 елда температура рекордларының ешрак теркәлүе дә климатның үзгәрүен дәлилли, дигән фикердә галим.

Әйе, климатның җылына баруы турында соңгы вакытта еш сөйлиләр. Артык эссе булса да, артык суытып җибәрсә дә климатның үзгәрүенә сылтайбыз да куябыз. Әмма карлы кышка, кояшлы җәйгә күнеккән организмның гадәттән тыш үзгәрешләрне кабул итәсе килми. Әйләнә-тирә мохитне мониторинглау буенча Росгидромет каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Ольга Лакустова да карсыз кыш кешеләрнең психологик халәтендә чагылырга мөмкин, ди. Яңгырлы һәм болытлы көннәр, кояш яктысы булмау серотонин кытлыгына китерә, ә бу депрессиягә илтергә мөмкин.

“Кояш йогынтысында серотонин барлыкка килә, аны шатлык гормоны дип тә йөртәләр. Кояш булганда үтә салкын көннәр дә психологик яктан күпкә җиңелрәк кабул ителә”, – ди эксперт.

Кешеләргә генә түгел, кышның үз вакытында килмәве тереклек өчен дә мәшәкать сала. Башкортстанда көннәр җылы һәм карсыз булу сәбәпле, көрән аюлар йокыга китә алмый азаплана икән. Алар ярым йокы хәлендә өннәре янында кизү торырга мәҗбүр, ди “Шүлгәнташ” дәүләт тыюлыгының өлкән гыйльми хезмәткәре Илдус Нурмөхәммәтов.

“Һава торышындагы аномалияләр – кыргый табигать өчен стресс. Кайсыбер хайваннар бу вакытта йонын алыштыра, үзгәртә. Ә кар булмагач, мәсәлән, куяннарның ак төсе ерткычларга җиңел күренеп торачак. Гадәттә аюлар өнгә якынлашу юллары кар белән капланган вакытта йокларга ята. Ә әле эзләрне яшереп булмый, ышык урын да юк. Һава температурасы да хайваннарга йокыга китү өчен артык югары. Шуңа аларга, башка аюлар тырнагына эләкмәс өчен, өннәре янында яртылаш ачык күз белән йокларга туры килә”, – дип аңлата ул. Ә менә кышлаучы кошлар өчен мондый шартлар уңай, ди белгеч.

Бездә генә түгел, Калуга, Тверь, Рязань, Ярославль, Мәскәү өлкәләрендә дә яссы табанлылар йокыга китә алмыйча азапланалар. Аларның аеруча ачлары кешеләр яшәгән урыннарга чыга башлаган. Кешеләргә һөҗүм итүләре дә бар...

Кышның карсыз булуы үсемлекләргә дә зыян салырга мөмкин. Ярый ла ныклап туңдырганчы кар яуса. Ә кар яуганчы туфрак ныклы туңса, уҗымнарны югалту куркынычы арта. Шуңа карга өмет итәбез. Югыйсә, әнә илнең үзәк һәм көньяк төбәкләрендә ноябрь ае аномаль җылы булганлыктан алдагы ел уңышсыз килергә мөмкин дип чаң кага башлаганнар да инде. Кырымда, Ростов өлкәсендә, Краснодар һәм Ставрополь крайларында, шулай ук Себер һәм Ерак Көнчыгышта температура рекордлы күрсәткечләргә җиткән. Нәтиҗәдә кайсыбер үсемлекләр чәчәк ата башлаган хәтта. Сочида – олеандр, Воронежда крокуслар чәчәк аткан. Кырымда җылылык +22 градуска җитеп, каштаннар һәм башка үсемлекләр чәчәккә йомарланган. Ә Белгородта черкиләр уянган.

Экологлар белдерүенчә, мондый хәл үсемлекләрнең биологик ритмнарын боза, алар йончый һәм хәлсезләнә. Бөреләре бүрткән алмагачлар һәм виноградлар киләсе елда яхшы уңыш бирә алмаячак. Белгечләр фаразлавынча, алдагы елда илнең үзәк төбәкләрендә һәм көньягында виноград, кура җиләге һәм гөмбәләрнең яртысының уңышы түбән булуы ихтимал.

Табигатьнең начар һава торышы булмый дисәләр дә, һәр мизгелнең үз вакытында булуы хәерле. Ә Башгидромет, Русиянең Гидрометүзәгенә сылтанып, декабрьдә һаваның уртача айлык температурасы нормадан 1 градуска югарырак булачак дип фаразлады. Ә норма – -10,8  градус. Айлык явым-төшем нормага якын булыр дип көтелә (норма – 30-50 миллиметр).

Тукайча, “анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява”, дигәндәй, кыш та җитәрлек кенә кары, кирәгенчә генә салкыны белән килсен иде.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас