Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
28 ноябрь 2025, 13:00

Әни булу яше "картаямы"?

Әниләр турында берничә кызыклы факт. 

Ясалма акыл.
Фото: Ясалма акыл.

Иң җылы һәм матур бәйрәм – Әниләр көне быел 30нчы ноябрьгә туры килә. Шул уңайдан әниләргә кагылышлы берничә факт белән таныштырып үтәбез.

✔️ Сораштыруда катнашкан Русия хатын-кызларының 43 проценты өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләне идеаль дип атаган. Тагын 41 проценты ике бала җитә дигән фикердә.

✔️ ЗАГС мәгълүматы буенча, 2025 елның октябрь ахырына илдә әниләрнең уртача яше 29,8 яшь булган (беренче генә түгел, ә барлык балаларның тууы да исәпкә алынган).

 ✔️ 2025 ел башыннан Русиядә хатын-кызлар барлыгы 1,1 миллионга якын бала тапкан. Бала тапкан гүзәл затларның 39 проценты – беренче тапкыр, 31 проценты – икенчегә, 18 проценты – өченчегә, ә 12 проценты дүртенче һәм аннан да күбрәк тапкыр әни булган.

✔️ Хезмәт министрлыгының Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институты мәгълүматы буенча, илдә гаиләләрнең 38,5 проценты тулы түгел. Аларның 81 процентында балаларны әниләр ялгызы тәрбияли.

✔️ 2022 елдан Русиядә яңадан СССРда булган “Герой Ана” исеме кайтарылды. Аны ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирәләр. Исем белән бергә бер мәртәбә 1 миллион сум түләү һәм ташламалар каралган.

✔️ Башкортстанда 2023 елда әниләрнең уртача яше беренче баласы туганда – 26,3, икенчесендә – 29,9 яшь, өченчесендә 32,7 яшь тәшкил иткән. Ә 1990 елда бу саннар “яшьрәк” булган: 23,1 яшь, 26,8 һәм 30,4 яшь.

Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас