Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
28 ноябрь 2025, 11:43

Анжелика бала гомерен коткарган

Водительнең бу изге гамәле сокландыра.

Анжелика бала гомерен коткарган
Анжелика бала гомерен коткарган
Новокузнецкида автобус водителе булып эшләүче Анжелика буранда адашкан 5 яшьлек малайны коткарган. 
Хатын рейска чыккач, трасса читендәге көрттә баланы шәйләп алган. Битараф җанлы булмаган хатын шунда ук җәмәгать траспортын туктатып, малайны салонга алган. Бала бик нык өшегән һәм курыккан булган.
Анжелика коткару хезмәтенә шалтыраткан һәм соңгы тукталышта баланы полиция хезмәткәрләре кулына тапшырган. Водительнең бу изге гамәле сокландыра. Кем белә, әгәр  Анжелика күрмәгән яисә искә алмаган булса, бала исән кала алыр идеме икән?!.
 
Фото: Pinterest
Автор: Кадикова Резида
Читайте нас